Казанда Европа һәм Азия театрлары хезмәттәшлеге үзәге ачарга телиләр

Камал театрында "Нәүрүз"дә катнашучы илләрнең әләмнәре

Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: "Үз кабыгыбыз эченә генә бикләнеп яшәсәк – югалтабыз гына", дип белдерә.

Казанда "Нәүрүз" XII Халыкара театр фестивале бара. Фестивальгә килгән бөтен театрлар да спектакльләрен күрсәтеп бетергәч, 5 июнь көнне "Театрның үсеш юнәлеше – Европа-Азия" дип аталган фәнни-гамәли конференция узачак. Бу чара вакытында Казанда Европа һәм Азия театрлары аралаша торган үзәк булдыру мәсьәләсе күтәреләчәк. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: "Европадагы һәм Азиядәге театрларның уртак мәсьәләләрне хәл итәрдәй үзәк булырга тиеш ул", дип белдерде Азатлыкка.

Фәрит Бикчәнтәев

Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга Көнбатыш чикләүләр игълан итте, ә моңа җавап итеп Русия АКШ, Европа берлеге илләре, Канада, Австралия, Норвегиядән ит, сөт һәм башка кайбер азык-төлекне кертүне тыйды. Икътисади кыенлыклар көчәйгәндә һәм моңа бары тик Көнбатыш кына гаепле дигән пропаганда алып барып, үз эченә бикләнә барган Русиягә чит илләрнең, аерым алганда, Европа театрлары белән аралашу нигә кирәк? Азатлык әлеге сорауны Бикчәнтәевкә юллады. Ул сәнгать сәясәттән ераграк торганга Европа һәм Азия театрлары арасында элемтәләр урнашыр дип өметләнә.

"Мәдәният, сәнгать һәм театрның юлы сәясәттән ераграк. Безнең фестивальнең төп максаты – халыкларны берләштерү. Башта таралган төрки халыкларны берләштерү иде. Әгәр без үз кабыгыбыз эчендә генә бикләнеп яшәсәк, югалтачакбыз гына. Европада да безгә кирәк фикерләр, юнәлешләр бар. Без алардан һәм алар да бездән нәрсәдер ала ала. Хәзерге дөньяда элемтәләр кирәк", ди Бикчәнтәев.

Бу фәнни-гамәли конференция үткәрү теләге белән тумышы белән Одессадан булган, Мәскәүдә укыган, хәзер Берлинда яшәүче доктор, сәнгать белгече Юрий Альшиц чыккан.

Альшиц дүртенче тапкыр инде Казан фестиваленә килә. Казан фестивален бик яратуын һәм Русиядәге башка фестивальләрдән нык аерылып тора дип белдергән. "Нәүрүз" вакытында артистларга, режиссерларга театр сәнгатенә караган дәресләр бирә, тренинглар оештыра.

Бикчәнтәев сүзләренчә, Альшиц Европа театрлары өч-дүрт елдан Шәрыккә карый башлаячак, дип белдергән. "Альшиц чын театр асылы Шәрыктә ныгыячак, Европа яңа юнәлешләрне Япония, Кытайдан һәм бездән (Татарстаннан) аннан инде Ираннан алачак дип белдерде", ди Бикчәнтәев.

Фәрит әфәнде сүзләренчә, Казакъстан һәм Кыргызстан театрларының иҗаты да игътибарга лаек.

"Коркыт каргышы" спектакле

​Быелгы "Нәүрүз" Казакъстан мәдәниятенә багышланды. Фестивальнең беренче көнендә Ауэзов исемендәге Казакъ дәүләт академия театры казакъ шагыйре, драматургы Иран Гайыпның Коркыт эпосы нигезендә куелган "Коркыт каргышы" спектаклен күрсәтте. Бу әсәрне Литва режиссеры Йонас Вайтакус сәхнәгә куйган.

Азатлыкның казакъларның театр сәнгатендәге яңа иҗади юнәлешләре башка төрки театрларга да үрнәкме дигән соравына Бикчәнтәев: "Аларның бик актив булулары игътибарга лаек. Казакъстанда милли театрлар бик күп һәм безнең фестивальдә бик актив катнашканга без "Нәүрүз"не аларга багышларга булдык", диде. Ә казакъларның башка төрки халыкларга да үрнәк булырдай иҗади яңалыкларына килгәндә, "фестиваль башланды гына бит әле, спектакльләрне карап бетергәч үзгә юнәлешләр билгеле булыр" дип белдерде.

Your browser doesn’t support HTML5

Кабан буенда казакъ көйләре яңгырады

"Нәүрүз" ачылган көнне Казакъстан артистлары Кабан күле буенда казаннар һәм фестиваль кунаклары өчен концерт та куйды.