Төмәндә галимнәр "Сөләйманов укулары"на җыелды

Хәнисә Алишина (с), Ришад Җиһаншин, Андрей Толстиков конференция вакытында

Төмәндә үткән чираттагы "Сөләйманов укулары" фәнни-гамәли конференциясендә мәктәпләрдә татар телен укыту сәгатьләрен арттырырга, Булат Сөләйманов һәйкәлен төзүне, Төмән өлкәсе дәүләт премиясе бирүне оештырырга кебек тәкъдимнәр кертелде.

Шәһәр хакимияте бинасында унсигезенче мәртәбә үтүче фәнни-гамәли конференциягә ике йөзләгән кеше, сәламләргә Дәүләт, өлкә Думасы депутатлары килгән иде. “Сөләйманов укулары”на губернатор Владимир Якушев та сәламен юллаган. Сәламләү чыгышында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьев: “Бу форумның әһәмияте бик зур. Ул халыклар арасындагы бәйләнешне, килешүне ныгыту буенча дәүләт программасы нигезендә үткәрелә.

Бер төркем кунаклар

Конференция себер татар халкын берләштерә, активын туплый. Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина һәр доклад әзерләүчегә аналарча якын килеп, бу чараны оештыруны зур тырышлык, мәхәббәт белән башкара. Авыр чорда иҗат итсә дә, Булат Сөләйманов үзеннән соң Русиядә генә түгел, башка илләрдә дә кадерләп саклана торган иҗади мирас калдырган. Аның казанышларын күреп, шундый күләмле конференцияләр үткәрүегез бик яхшы күренеш”, - диде. Төмән дәүләт университетының фәнни эшләр буенча проректоры Андрей Толстиков тюркология үзәге эшчәнлегенең халыкара дәрәҗәгә чыгуын ассызыклады.

- Яшь галимәләргә ярдәм йөзеннән оештырылган Русия президенты грантларын алу хокукын бирүче бәйге нәтиҗәләре буенча Гүзәл Фәйзуллина Төмән өлкәсенең татар халык сөйләшләре турындагы проекты белән җиңү яулады. Димәк, бу тема киләчәктә университетта да ныклап өйрәнеләчәк, - диде ул.

Себер гимнын басып җырлыйлар

Төркия кунаклары: фәннәр докторлары Исмәгыйл Доган һәм Мөхетдин Челик конференциянең эшендә катнашып, пленар утырышта докладлар да сөйләделәр. Тагын да Булат Сөләйманов тормышына (Венера Ибукова сөйләде), Якуб Зәнкиев шәҗәрәсенә (Гөлсифа Бакиева), үткән гасырның 80-90 елларыннан башланган себер татарлары иҗтимагый хәрәкәтенә (Зәйтүнә Тычинских), язучы Якуб Зәнкиев биографиясендәге яңалыкларга (Клим Садыйков), Тубылның 15 мәктәбе педагогик тәҗрибәсенә (Әлфия Петухова), Заһид Акбүләков иҗатына (Венера Хәйруллина), кабат чыгарылган “Туган як әдәбияты” китабына (Люция Хәбибуллина), өлкә татар газетасы “Яңарыш”ның 25 еллыгына (Алсу Сәгыйтова), шәхси күргәзмәсенә (Әлфия Мөхәммәтова), “Искер” язмышына (Луиза Шәмсетдинова) багышланган докладлар укылды.

Луиза Шәмсетдинова

- Себер ханлыгы башкаласы Искер бүгенге көндә яңадан күтәрелә. Анда чәйханә, музей бар, документлары булдырылды. Хәзер мәчет төзелә башлады. Быел 7-9 август көннәрендә “Искер җыен”ның 10 еллыгын үткәрәчәкбез. Аңа кадәр тарихи капкалар куярга өметләнәбез. Искер янындагы яр да ныгытылмаган, гел һөҗүм итүләр дә йөрәкне телгәли, - диде Луиза Шәмсетдинова чыгышында. Аңа 25 ел элек беренче мәртәбә “Себер татарлары: тарих һәм хәзерге заман” фәнни-гамәли конференциясен (“Сөләйманов укулары”ның башлангычы булган) оештыруда Зәйтүнә Тычинских, Роза Яхина белән бергә зур көч куйган Әнәс Гаитов та кушылды. Ул Төмән шәһәрендә Ермак һәйкәлен куюга дүрт тапкыр каршы чыгып, җиңүгә ирешүләрен һәм тагын Лесобаза районында яңадан җирләребезне басып алучы ерткыч, юлбасарга һәйкәл кую турында сүз башлануын, аңа бергәләшеп көрәшергә кирәклеген әйтте.

Наилә Кәримова сәнгатьле башкаруы өчен алкышларга лаек булды

Секцияләрдә сүз матур итеп шигырьләр өйрәнеп килгән укучыларга бирелде. Ялутор районының Яңа Атьял мәктәбе укучылары якташлары – җирле шагыйрь Баһаветдин Нәүрузов, сугыш ветераны бабалары турындагы фәнни эшләрен дә тәкъдим иттеләр. Һәр укучыга дипломнар тапшырылды. Алар арасында эчтәлекле докладлар да укылды.

Алар арасында Галия Абайдуллина да үз шигырен сөйләде, галимнәр, фәнни эшләр башкаручы белгечләр, укытучылар, студентлар татар телен өйрәнү, сугыш ветераннары, яңа китаплар турында эчтәлекле докладларын да укыдылар.

Фойеда танылган рәссамыбыз Әлфия Мөхәммәтова иҗаты күргәзмәсе ерак илләрдән килгән кунакларның һәм якташларыбызның да игътибарын җәлеп итте. ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев һәм ТДУ доценты Ольга Бакиева оештырган укучылар рәсемнәре күргәзмәсендә Вагай районының Казанлы мәктәбе укучылары ясаганнары аеруча күзгә ташланып тора иде.

Чыгыш ясаган укытучылар Асия Зимагулова, Гүзәл Тимеркәева, Венера Ибукова

Резолюция проектына бу җирләрдә борынгыдан яшәүче себер татарларының теле һәм мәдәниятенә карата тагын да кешелеклерәк, файдалырак милли сәясәт алып барырга, педколледж һәм Төмән дәүләт университетында балалар бакчалары, мәктәп укучылары өчен педагогик кадрлар әзерләргә, тюркология үзәге базасында себер татарлары теле, фольклоры, тарихы фәнни-тикшеренү институтын булдырырга, ТОГИРРОда татар теле һәм әдәбияты буенча методист өчен штат юлларга, мәктәпләрдә татар телен укыту сәгатьләрен арттырырга, Булат Сөләйманов һәйкәлен төзүне, Төмән өлкәсе дәүләт премиясе бирүне оештырырга кебек тәкъдимнәр кертелде.

Кайбер катнашучыларның “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясенең әһәмияте турында фикерләре:

Актив ветеран укытучылар - Галия Сагитуллина, Рәисә Рахманова

Ветеран укытучы, тыл һәм педагогик хезмәт ветераны Люция Хәбибуллина: “Конференциянең әһәмиятен төрле яклап карарга кирәк. Беренчедән, гореф-гадәтләр, мәдәниятебезне, телебезне саклап калу турында, аларны өйрәнеп башкарылган чыгышлар, икенчедән, төбәк татарларын берләштерүдә, бер фикергә килүдә, өченчедән, Булат Сөләйманов иҗатын тирәннән өйрәнүдә, мәңгеләштерүдә зур этәргеч булуында, яшь буынны аның иҗаты аша патриотик рухта тәрбияләүдә, халкына мәхәббәт уятуда дияр идем мин. Шуның кебек мисалларны күп китерергә була”.

Казанлы мәктәбе укучылары рәсемнәрен укытучылары тәкъдим итә

“Хәзер укытучыларга категорияләрен үстерү өчен “Сөләйманов укулары” шикелле конференцияләрдә чыгышлары булу мәҗбүри. Без шундый чаралар булуына шатланып туймыйбыз. Алар галимә булырга омтылучыларга да фәнни эзләнүләр өчен ярдәм итәләр. Укучыларга да татар әдәбияты белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Алар җирле шагыйрьләребез шигырьләрен өйрәнеп, Булат Сөләйманов әсәрләренә рәсемнәр иҗат итеп, шундый зур чараларда катнашып, татар халкыбызның бөек шәхесләре, иҗатлары турында белемнәрен арттыралар, шәхес буларак формалашалар, халкыбызның лаеклы киләчәге булып үсәләр”, - диделәр укытучылар.

Икенче көнне конференциядә катнашучылар, шул исәптән Төркиядән килгән кунаклар да, Төмән районының Ямбай музей-тыюлыгында, Булат Сөләйманов кабере янында, Индрәй авылы сабантуенда булдылар, авыл музеена керделәр.