Татарстан хастаханәсе үле туган бала өчен 150 мең сум түләячәк

Ана кеше 1,5 миллион сум таләп итсә, аңа 150 мең сум түләнәчәк.

Яңа туган баласының үлеме өчен Арча районы хастаханәсеннән 1,5 миллион сум таләп иткән ананың шикаятен Татарстан югары мәхкәмәсе өлешчә канәгатьләндерде. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Апрельдә Арча районы мәхкәмәсе үле бала тууда табипларның гаебе юк дип санап, хатын-кызның хастаханәгә шикаятен нигезсез дип тапкан иле. Шул ук вакытта ана һәм хокук яклаучылар әгәр баланы вакытында ярып алган булсалар бала исән калган булып иде дигән фикердә тора.

“Арча районы мәхкәмәсе карары үзгәртелде, Татарстан югары мәхкәмәсе хастаханәдән рухи зыян өчен 100 мең сум, хастанәнең кулланучылар хокукын яклау канунын вакытында үтәмәү өчен 50 мең сум түләтү карарын чыгарды”, диде юрист Андрей Сучков “Вечерняя Казань” газетасына.