Кытай җитәкчеләре Татарстанга килүне ешайтты: инде парламент рәисе Казанны күзәтә

Кытай парламенты рәисе Казан боралак ширкәтендә, Казан Кирмәнендә, Казан федераль университетында булачак.

Казанга эшлекле сәфәр белән килгән Кытай парламенты (халык мәҗлесе) рәисе Чжан Дэцзян бүген Татарстан дәүләт шурасы утырышында катнашты.

"Мондый зур вәкиллекнең катнашуы Русия-Кытай хезмәттәшлеге нигезендә парламентара эшләүнең яңа бер адымы", диде республика спикеры Фәрит Мөхәммәтшин.

Дэцзян Татарстанның Кытай партнеры булуын һәм Русия белән Кытай арасында хезмәттәшлкенең артуын билгеләп узды.

Кытай вәкиллеге Казан боралак ширкәтендә булды, шулай ук алар Кирмән һәм Сөембикә манарасын карый.

Русия Европадагы партнерларыннын читләшеп төп хезмәттәшлекне Кытай белән корырга ниятли. Кытай Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимеп юл төзелешенә 300 миллиард сум инвестиция кертергә тели, дип әйтелде. Соңрак Кытай Татарстанга химия берләшмәләрен күчерергә теләге барлыгы билгеле булды.

11 майда Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Кытай дәүләт химия-инженерия берләшмәсе" рәисе Юй Цзиньбо белән очрашкан иде. Кытай берләшмәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, Кытайда химия сәнәгате шул кадәр югары дәрәҗәгә үскән ки, алар "аның бер өлешен Татарстанга күчерергә тәкъдим итә". Татарстан хөкүмәте риза булса, кытайлар үзләренең химия сәнәгатен өйрәнүгә Татарстанны да кертәчәк.

Миңнехановның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Цзиньбо аларны корпорациянең Пекиндагы баш фатирына чакырган. Миңнеханов исә Татарстанга күчереп булган Кытай химия ширкәтләрен өйрәнер өчен эшче төркем төзергә кушкан.

Кытай үзе экологик һәлакәт хәленә килеп җиткән ил. Икътисад һәм сәнәгать үсеше артыннан куып Кытай җитештерү калдыкларын чистартырга вакыт тапмады һәм акча сарыф итмәде. Пычрак һава аркасында туган сулыш проблемнарыннан Пекин, Шанһай, Гуанчжоу һәм Сиан шәһәрләрендә меңләгән кеше үлә. Ширкәтләр суны чистартмыйча елгаларга агыза. Кытай активистлары әзерләгән "яман шеш авыллары харитасы" инде ике ел элек бөтен дөньяның игътибарында булды. Харитада 400ләп авыл бар. Greenpeace балыкчылар авылы Цзянсуда халыкның зур өлешенең яман шешнең соңгы стадиясе белән авыруын язып фотолар бастырган иде.