Мәләвез колониясендә каршылыклар башлануы турында беренче хәбәрне Башкортстан җәмәгатьчелек оешмалары эшен килештерү шурасы рәисе, кеше хокулары яклаучы Альмира Жукова 12 июнь үк белдергән иде. Аның сүзләренчә, колониядә бик күп тоткыннар катнашлыгында ризасызлык чаралары башланган.
“Мәләвез колониясендә ачлык игълан итүләрен хәбәр иттеләр. Алар бу чараны 11 июнь башлаган. Чарада колониядә яткан 1200 тоткынның 800е катнаша. Алар колония бинасындагы ике тәрәзә арасына урын җәймәсенә: “Безне коткарыгыз!” дигән язма чыгарып элгән. Тоткыннарның туганнары хәбәренә караганда, колониягә 200гә якын махсус тәгаенләнешле полиция хезмәткәрләре китерелгән. Мин урынга барып хәлне тикшерергә теләгән идем, ләкин республиканың хөкем карарларын тормышка ашыруны җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин моңа ризалык бирми. Мин инде мондый хәлләрдә аңа дүрт тапкыр мөрәҗәгать иттем. Бу адымнары аларның “кесә комиссиясе” булуы турында шик уята. Әлеге комиссия эшен июль аенда федераль җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясе тишерәчәк” дип белдерде Альмира Жукова.
Хөкем карарларын тормышка ашыруны күзәтү идарәлеге хәбәренә карганда, тоткыннар колониядәге шартларга ризасызлык белдерә. Тәү нәүбәттә туганнарыннан әйберләр алу, алар белән очрашуны күбәйтүне сорый. Тоткыннар ачлык игълан итмәгән, ә бары тик бер төркем кеше ашханәгә барудан баш тарткан.
Соңгы чорларда Башкортстан колонияләрендә фетнәләр тынып торганы юк. 8 июнь Салаваттагы 19нчы санлы дәвалау-холык төзәтү колониясендә тоткыннар фетнә оештырган иде. Аңа кадәр май аенда янәшәдәге ИК-2 дип аталган кырыс шартлы колониядә тоткыннар ике тапкыр фетнә оештырган иде.