Тунисның Сусс шәһәрендә яр буендагы кунакханәгә террор һөҗүме нәтиҗәсендә 30лап кеше һәлак булды, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгы. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу хәл берничә затлы отельдән чыккан пляжда булган.
Иминлек хезмәте бинага кереп ут ачкан кешене атып үтергән. Сусс - ял итүчеләр яратып йөри торган шәһәр.
18 март башкала Туниста чит ил туристларына каршы шундый ук һөҗүм булган иде. Коралланган бер төркем террорчылар "Бардо" музеена кереп ут ачты, 100 кешене тотык итеп алды, аларның күбесе туристлар иде.
Террор һөҗүмендә 23 кеше һәлак булды, алар арасында Русиядән бер хатын-кыз бар иде. Бардо музее һөҗүме өчен җаваплылыкны үз өстенә "ислам дәүләте" экстремистлар төркеме алдган иде.
Франция көнчыгышындагы Сен-Кантен-Фаллавье шәһәрендә, ул Лион янында, газ җитештерү ширкәтенә һөҗүмдә бер кеше үтерелде, тагын бер кеше яраланды.
Март аеннан бирле башкалада музейда террор гамәлендә 22 турист атып үтерелгәннән бирле илдә иминлекне ныгыту чаралары күрелгән иде.