2014 елның җәй һәм көзендә Украина көнчыгышындагы хәрби низагта 20991нче хәрби бүлектән Русия офицеры Евгений Письменский да катнашкан. Бу бүлек торпеда-ракета белән корал саклау урыны булып тора, Мурмански өлкәсенең Полярный шәһәренә урнашкан һәм Төньяк флотка карый.
Русия хәрбиләренең Украинадагы сугышта катнашуын тикшерүче Informnapalm проекты волонтерлары бу хакта "Вконтакте"да белдерә. Письменскийның бите юкка чыккан, әмма аның күчермәсе калган.
Письменскийның битендә кулга төшерелгән украин бронетехникасы һәм Т-72 танкы янында төшкән фотолар да бар. Танкка "Айдарга үлем" (Украина ихтыяри батальоны) дип язылган. Письменский шулай ук Украина чигендәге Ростов өлкәсенең Миллерово һәм Каменский шәһәрендәге Русия армиясенең кыр лагерьларында фотоларын да берничә тапкыр челтәргә куя. Письменскийның "Командировка-2014" дип аталаган альбомында 150дән артык фото бар.
Тикшерүчеләр социаль челтәрдәге мәгълүматлар Украинадагы сугышта Мурманскидан башка диңгез пехотачыларының да катнашуына дәлил булып тора дип белдерә.
2015 елның мартында Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзалары Элла Полякова һәм Сергей Кривенко Мурманскидагы контракттагыларны Украинага җибәрү очраклары турында белдерде. Алар куйган сорауга Русия саклану министрлыгы "Русия хәрбиләре Украинага җибәрелмәде һәм җибәрелмәчәк" дип җавап бирде.
Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга, Башкортстанга һәм Русия төбәкләренә кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә 2014 елның җәеннән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип белдереп торуы, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.