Интернетта iPhone 6S фотолары пәйда булды

9to5Mac интернет сайты яңа чыгачак iPhone 6S фотоларын чыгарды. Яңа модель 2015 елның көзендә чыгачак дип көтелә.

Фотоларда смартфонның арткы алюминий капкачын күреп була. Аларны 9to5Mac сайтының баш мөхәррире Марк Гурман урнаштырды. Ул искәрткәнчә, барлык яңа үзгәрешләр шул арткы капкачның эчке ягында. Аның фикеренчә, Apple яңа төр плата кулланачак.

Тышкы яктан iPhone 6S узган елгы җиһаз кебек калачак. Тик моны бары тик смартфонның арткы ягы турында гына әйтеп була. Интернетта iPhone-ның традицион Home төймәсе юкка чыгачак, дигән имеш-мимешләр йөри.

Урнаштырылган фотолардан күренгәнчә, корпуста барлык төймәләр элеккечә калачак: камера, микрофоннар, колакчын өчен коннектор.

Моңа кадәр Марк Гурман чыгарган яңалыклар чынбарлыкка туры килә иде. Мәсәлән, мөхәррир релизга кадәр Apple Music үзенчәлекләрен ачып бирде, узган елны iPhone 6-ның үзенчәлекләрен рәсми презентациягә кадәр игълан итте.