1945 елда Кырымга кайткан 500ләп кырымтатар ветераны атып үтерелгән

Your browser doesn’t support HTML5

Икенче дөнья сугышыннан Кырымга кайткан кырымтатар сугыш ветераннарының тәкъдире аянычлы булды. Кырымнан сөргенлеккә җибәрелгән гаиләләрен кире Кырымга кайтаруны таләп иткәннәре өчен аларны 1945 елның августында ук Акмәчеттән алып чыгып атып үтергәннәр. Бу хакта Азатлыкка Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Иззет Хаиров сөйләде.