Новосибирски өлкәсендә милли мәдәниятләр фестивале 1996 елдан бирле үткәрелеп килә. "Умырзая" ансамбле мондый сәнгать бәйрәмендә өченче мәртәбә катнаша һәм быел анда татар мәдәниятен күрсәтүче бердәнбер коллектив булды.
ХХ милли мәдәниятләр фестиваленең оештыручылары Бердски шәһәре хакимияте, шәһәрнең мәдәният идарәсе, Новосибирски өлкәсенең дәүләт карамагында эшләүче милли һәм фольклор үзәкләре булды. Бердски мәдәният идарәсенең социаль мәдәниятләр технологиясе буенча киңәшчесе, фестивальгә нигез салучы Нина Максимова сүзләренчә, катнашучыларның саны башка елларда 200-250дән артмаган, быел бер меңгә якын булган.
"Географиясе дә киңәя бара. Быел чакрымнар белән санаганда иң ерактан килгән кунаклар Беларус республикасыннан – Мински шәһәреннән иде. Чит илләрдән Кытай һәм Казакъстан вәкилләре булды. Ә Эквадордан килгән җирле халык инде күптән Бердскида даими яшәүчеләр. Алар һәркөн шәһәрнең үзәк мәйданнарында үз мәдәниятләрен күрсәтәләр, үзенчәлекле җыр-биюләре белән халыкны җәлеп итәләр.
Фестивальнең төп шигаре – "Бердәмлек мәдәният аша". Максатлар да шундый. Халыкларның үзара аңлашып, дуслашып яшәүләре мөһим, биредә танышу, аралашу, һәр милләтнең үз мәдәниятен күрсәтә алуы – болар барысы да берләштерә торган күренешләр.
Шәһәрнең үзәк урамнарында үтә торган йөреш – фестивальнең иң матур күренешләренең берсе. Төрле милләт вәкилләре иңне-иңгә терәп, төрле милли киемнәрдә, төрле музыка коралларында уйнап, җыр-бию белән үзәк мәйданга үтәләр.
Аннан соң зур гала-концерт башлана. Татарлар, казакълар, үзбәкләр, руслар, хакаслар, украиннар, беларуслар, кытайлар – Төмәннән, Омскидан, Пермьнән, Томскидан, Кытайдан, Беларус, Казакъстан республикаларыннан, Алтайдан килгән үзешчәннәр һәм һөнәри артистлар, Новосибирски өлкәсенең 15 районыннан үзешчән коллективлар – һәммәсе үз програмнарын күрсәтә, үз мәдәниятләре белән таныштыра ала.
Һәр елны бер яңалыклар кертергә тырышабыз, 2013 елда "Иң тәмле милли икмәк" бәйгесе уздырган идек, узган елда "Иң тәмле татлы ризык" бәйгесе булды, быел "Дуслык яулыгы" әзерләдек", ди Нина Максимова.
Зурлыгы 36 квадрат метр булган бу яулык төрле бизәкләрдән тора. Аны фестиваль ачыласы көнне берничә хатын-кыз башта кул белән, аннан соң тегү машинасы кулланып тегәләр. Бердскиның "Дуслык яулыгы" Русиянең Рекордлар китабына кертелде. Русиядәге иң зур яулыкны язып кую өчен Рекордлар китабының баш мөхәррире Станислав Коненко үзе килгән иде.
Фестиваль кысаларында төрле төбәкләрдән килгән коллективлар аерым концертлар белән дә чыгышлар ясады. "Умырзая" ансамбле Бердскиның бер санаториенда ял итүчеләргә концерт бирде. Фестивальнең гала-концертында Омски коллективы ике хор җыры башкарып көчле алкышлар яулады.