Австралиядә "Боинг" MH17 һәлакәте корбаннарын искә алу
Your browser doesn’t support HTML5
Австралиядә Малайзия һава юллары ширкәтенең "Боинг" MH17 очкычы фаҗигасендә һәлак булган 38 австралияленең исемнәре язылган истәлек тактасы ачылды. Канберра шәһәренең Парламент йорты каршында урнаштырылган бу һәйкәл янына очкыч фаҗигасе корбаннарының туганнары килде. Истәлек тактасын Австралия премьер-министры Тони Эбботт ачты. Һәйкәлнең нигезендә һәлакәт урыннан алып кайтылган туфрак салынган.