Миньоннар: Баналь, ләкин җәлеп итәләр

Җәйге каникулларының иң кызган чагында кинотеатрларда елның иң көтелгән мультфильмнарының берсе – “Миньоннар” чыкты.

Illumination Entertainment моңа кадәр тамашачыларга бик нык ошаган сары “миньоннар”га аерым тасма багышлаган.

Бүгенге көндә АКШ мультипликациясенең балалар аудиториясенә багышланганын әйтү шактый кыен. Яшь рейтингын исәпкә алмасаң, ул өлкәннәр аудиториясе өчен ясалган дигән хис туа. Illumination Entertainment студиясенең “Миньоннар” мультфильмы да балалардан бигрәк өлкәннәр аудиториясенә хәрәкәт итте. Кинодагы юмор да моны дәлилли: балалар аның яртысын да аңлый алмый кебек.

Интернет-мемнарның берсе

“Миньоннар” идеясе инде күптән дөнья күргән “Начар мин” (“Despicable Me”) мультфильмыннан китте. Шул вакытта аудитория бик якын күргән кечкенә сары шаян җанварларның үз тулы метражлы фильмы булачагы аңлашыла иде. Һәм чыннан да, продюсерлар тамашачы теләген тиз тоеп, “Миньоннар” мультфильмы проектын җибәрделәр.

Шунысы кызыклы: бу миньоннар татар тамашачыларына аеруча якын булып чыкты. Социаль челтәрләрдә аларга кечкенә “чәкчәкләр” дигән атама ябышты. Хәтта аларга багышланган мемнар да барлыкка килде.

Бер күзәнәкле организмнардан сары җанварларга әйләнгән миньоннар бер максат тота: дөньядагы иң явыз затка хезмәт итү. Алар үзләренең юләрлеге белән барлык хуҗаларын юк итеп, Антарктидага күченеп, депрессиягә бирелгән. Тик араларыннан Кевин, Стюарт һәм Боб атлы миньоннар дөнья буйлап, яңа явыз хуҗаны эзләүгә юл тота. Явызлар конференциясенә эләгеп, алар дөньяны яулап алырга теләүче Скарлет Оверкиллга хезмәт итү өчен тырыша башлый.

Фильм вакыйгалары 1968 елда бара. Төп хәлләр Лондон шәһәрендә уза, монда американнарның британ гореф-гадәтләреннән йомшак формада көлүе сизелә. Даими рәвештә чәй эчү, британ офицерларының киенү традицияләре, монархка артыгы белән мөкиббән китү һәм башка гадәтләр арттырып, һипербола рәвешендә тәкъдим ителә.

Тамашачыларның күпсанлы рецензияләрендә шунысы сизелә: сары “чәкчәкләр”гә аерым фильм багышлау – бик үк уңышлы түгел идея булып чыкты. Фон буларак мультфильмны алар кызыклы итәләр, кирәкле юмор атмосферасын өстиләр. Ләкин беренче планга чыккач, миньоннарның даими көлүләре хәтта кечкенә балаларга да туйдыра. Кино белгечләре сүзләренчә, фильм “Мадагаскар пингвиннары” уңышын кабатлый алмады.

“Миньоннар”ны карап чыкканнан соң, шундый хис туды: фильм баштан ук акча эшләүгә юнәлгән иде. Монда стереотиплык, баналь сюжет һәм көтелгән штамплар, “масса” өчен яраклы юмор шактый күп. Оригиналь идеяләр, тирән мәгънә, авторларның әйтергә теләгән фикерләре, гомумән, күренми иде.

Шуңа карамастан, фильм бер карауга яраклы. Аның уңыш формуласы – сары персонажлар. Алар балалар өчен – көлкеле, ир-атлар өчен – шаян һәм тапкыр, ә кызлар аудиториясе өчен – сөйкемле. Һәм бу фильмга зур кассаны вәгъдә итә дә. Аның дәвамы булачагына да беркем шикләнми кебек.

Нәтиҗә ясап, “Миньоннар” – Америка өчен баналь мультфильм, дип әйтәсе килә. Тик җәйге каникулларда балаларны кинога алып барып, рәхәтләнеп дөнья мәшәкатьләрен онытып, бер ярым сәгать көлеп алу өчен яраклы, дияргә була.