Наил Байбурин 1956 елда Уфада күренекле татар язучысы Габдулла Байбурин гаиләсендә туа. Кечкенәдән рәсем сәнгатенә тартылган малай мәктәпне тәмамлауга Уфа сәнгать институтына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесында яшьләргә рәсем сәнгате дәресләрен бирә. Аннан соң байтак еллар Башкорт дәүләт курчак театрында рәссам-куючы, баш рәссам булып хезмәт итә. Ул Курчак театрына гына түгел, ә башка театрларга да утыздан артык спектакльгә сәхнә бизәлеше әзерләде.
Башкортстан һәм Русия рәссамнар берлеге әгъзасы Наил Байбурин институтта укыган елларында ук күмәк күргәзмәләрдә үз иҗат үрнәкләре белән катнаша башлый. Чын милли сәнгать әсәрләре тудыра ул. Зыялы татар гаиләсендә үскән егет үз картиналарында авыл тормышын да, милли традицияләребезне, халкыбыз тормышын да ифрат оста чагылдыра.
Наил Байбурин төрле иҗади проектларга нигез салуы белән дә билгеле. Ул татар рәссамнарының “Чыңгыз хан” берләшмәсенең иң талантлы һәм актив әгъзаларының берсе булды. Бу берләшмә егетләрен республиканың төрле төбәкләрендә иҗат перформенсларын оештыруга нәкъ менә ул илһамландыра.
Соңгы елларда авыл тормышына да тартыла башлаган иде рәссам. Әнисенең туган төбәге – Благовар районының Каргалы авылында (Әмирхан Еники туган авыл) йорт сатып алып, анда иҗат остаханәсен дә булдырды талант иясе.
Әле 60 яшьлек юбилеена яңа күргәзмәсен әзерләү уй-ниятләре белән дә йөри иде Наил әфәнде. Әмма кинәт вафаты бу максатларга аяк чалды. Мәрхүмне соңгы юлга озату Уфада 21 июльгә билгеләнде.