Моңарчы коммунал хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең утларын өзәләр, кайнар суларын ябалар, зур бурычлары булганнарны мәхкәмәләргә бирәләр иде. Хәзер инде коммуналчылар заман техникасын да кулланып, бурычларны түләтүдә яңадан-яңа ысуллар кулланырга кереште. Шуларның берсе – фатирлардагы бәдрәф тишекләрен томалау.
30 июльдә Чаллы коммуналчылары энергетика оешмаларына булган бурычларны нинди юллар белән түләү турында хакимият бинасына сөйләшүгә җыелды. Җыелышны Чаллы шәһәре хуҗалыгы һәм тормыш тәэминәте идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова алып барды.
Сүзне башлап ул бу елның 1 июленә Чаллы халкының энергия оешмаларына 719 миллион сум бурычлары җыелуын белдерде. Әлеге бурычларның зур өлеше, әлбәттә, инде еллар буена тупланган. Быелның ярты елында чаллылар коммунал хезмәтләр өчен 40 миллион сумны түләмәгән. Түләнмәгән акчалар күләме азмы, күпме – моңа бәя бирүче булмады. Шулай да, бар бурычлар күләмен, 719 миллион сумны якынча, шартлы рәвештә фатирларга әйләндерсәк, моннан егерме-утыз еллар элек төзелгән йортлардагы 250ләп өч бүлмәле фатир бәрабәренә торыр иде.
Чыгыш ясаучы Әлфия ханым Романова коммунал хезмәтләргә бурычы булганнарга каршы көрәшнең электән үк сыналган ысуллары – ут өзү, суны ябуның нәтиҗәсе инде булмавы, шуңа, коммуналчыларның акча түләтүдә яңадан-яңа алымнар куланырга мәҗбүр булулары турында әйтте.
Шундый алымнарның иң нәтиҗәлесе хакында сөйләү өчен сүз Чаллының “Мәхәллә” идарә ширкәте вәкиле Татьяна Зубаревага бирелде. Татьяна ханым бурычлары булган фатир хуҗаларына даими кисәтүләр ясап торулары, андый фатирларның утларын өзү, суларын ябулары хакында сөйләде.
“Мәхәллә” идарә ширкәте быел гына да 3770ләп фатирда булган бурычлары өчен утны өзә. Ләкин мондый фатирларда яшәүчеләр шундук үз белдекләре белән электр энергиясен кабат ялгыйлар икән. Көненә ике-өч тапкыр шушындый хәл кабатлану очраклары булган. Монда инде полицияне җәлеп итү дә нәтиҗә бирмәгән. Аларның үз мәшәкатьләре дә күп икән. Менә шушындый вакыйгалардан соң, түләнмәгән бурычлар артканнан арта башлагач, “Мәхәллә” исемле идарә ширкәте проблемлы фатирларда канализацияне яба, томалый башлаган.
Моның өчен биредә махсус манипуляторлар сатып алганнар. Әлеге манипуляторлар шар сыман җиһазны коммунал хезмәтләр өчен бурычы булган теләсә кайсы йортта, теләсә кайсы каттагы фатирдагы канализаия торбасына кертеп җибәрә һәм бу фатирдагы бәдрәф пычраклары аска таба агып китмәсен өчен томалагыч итеп куя.
“Мәхәллә” көненә шундый 7-8 томалагыч куярга сәләтле хәлгә килгән. Шунысы гаҗәп, бәдрәф торбалары томалануга, бурычлылар шундук акча түләргә ашыга икән.
Бурычларны түләтү белән шөгыльләнүче башка ширкәтләр, идарә компанияләре дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Инде бер ширкәт вәкилләре полиция белән берлектә бурычлары булган алты машина хуҗасын тоткарлаган. Ике кеше шундук бурычларын түләгән, икесе соңрак, ә икесенең машинасын "кулга алганнар". Быел җәмгысы коммунал бурычлары булганнарның 604енең милке кулга алынган.
Шушында ук Татарстан хөкүмәтенең аз керемле гаиләләргә коммунал түләүләрне җиңеләйтү өчен субсидия бирүе, ләкин күпләрнең бу акчаны коммунал хезмәтләргә түләмәве дә әйтелде. Шулай ук күпчелек бурычлылар аз керемле булса, араларында бик кыйммәтле чит ил машиналарында йөрүчеләр дә бар икән.
Коммуналчылар ягыннан бурычлары булганнарның акчаларын пенсияләреннән тотып калу, кечкенәрәк фатирларга күчерү, дача йортларын бурычны каплауга сату турында да фикерләр яңгырады. Хакимият ягы әлеге тәкъдимнәрне өйрәнергә, киңрәк җәелдерергә киңәш итте.