Солтан хәзрәт Морадинов: "Дин ризыкның калдыгын да чүплеккә атмау яклы"

Your browser doesn’t support HTML5

Солтан хәзрәт Морадинов: "Дин ризыкның калдыгын да чүплеккә атмау яклы"

Казанның "Рамазан" мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадинов Русиядә чит илдән кергән азык-төлекне юк итә башлауны радиодан ишеткән. "Дин ризыкны гына түгел, аның калдыгын да чүплеккә атмау яклы", ди ул.

Русиядә чит илдән кергән азык-төлекне юк итү шаукымы башлангач, Азатлык сәхифәседә бер укучы бу мәсьәләгә дин әһелләре ничек карый икән дигән сорау куйды. Азатлык хәбәрчесе җавап эзләп Казан мәчетләренә китте.

Гаҗәеп хәл -- Казандагы кайбер мәчетләрнең билгеле мулла-имамнары ризыкны юк итәргә ярыймы дигән сорауга видеога карап җавап бирүдән баш тартты. Берсеннән-берсенә күчерергә тырыштылар, Русиядә чит илдән кергән азык-төлекне юк итүне исәпкә алмыйча, ислам диненең ризыкка мөнәсәбәтен дә аңлатырга теләмәделәр.

Башкала үзәгендәге ике-өч мәчеткә сугылдык, анда булмагач, Киров районындагы “Рамазан” мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадиновка мөрәҗәгать иттек. Ул карышуларсыз ризыкны юк итү мәсьәләсенә аңлатма бирде.

"Дин ризыкны гына түгел, аның калдыгын да чүплеккә атмау яклы. Мөхәммәд пәйгамбәр дә ризыкны кадерләргә кушкан, "Әгәр исраф итсәк, ул шайтаннарга азык булыр", диелә. Гаиләдә үк ризыкка хөрмәт тәрбияләнергә тиеш. Күршеләргә, туганнарыбызга үгет-нәсихәт тә бирү зарур. Бүгенге көндә санкцияләр нигезендә ризыкны юк итү дини яктан гөнаһ санала. Чыннан да, халык тәкъдим иткәнчә, аны мохтаҗлага юнәлтсәләр, күпкә кулай булыр иде”, ди хәзрәт.

Азатлык Русиядә тыелган Көнбатыш азык-төлеген юк итү турында казаннар фикерен дә белеште.

Your browser doesn’t support HTML5

Казаннар азык-төлекне яндыру турында