Казан Кирмәне рәвешендәге бу чәкчәкне Казанның икмәк-кондитер комбинаты әзерләде. Комбинат җитәкчесе Лидия Гаврилова сүзләренчә, бу чәкчәкне әзерләү өчен 550 кг он, 6000 йомырка, 200 кг шикәр комы, 400 кг бал, кило ярым тоз һәм 450 кг үсемлек мае тотылган. Әзерләү эше бер атнага сузылган.
"Хәзер Казанда Дөнья су спорты чемпионаты бара. Без шушы ярышка Казанга килгән кунакларга дип әлеге чәкчәкне әзерләдек. Хәләл булган чәкчәкне кунакларга гына түгел, Казан Кирмәне янына килгән бар кешегә дә түләүсез таратабыз", дип белдерде Лидия ханым.
Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара, татарның милли ризыгын таныту белән беррәттән Казанны, Татарстанны да чит ил кунакларына таныту максатыннан чыгып уздырылган.