Урыс баса башлаган татар авылы мәчет төзергә акча җыя

Нөркәй авылы апалары

Татар авылларына урыслар килеп урнаша башлады. Татарча эндәшүләргә аларның кайберләре ачулы караш, мыскыллы итеп җавап бирәләр. Сарман районы Нөркәй авылында шундый күренешкә тап булдык.

Сарман районы Зур Нөркәй авылына кердем. Мәчет манарасын ерактан күреп, машина белән аңа якынлашсам да, тыкрыклар арасында адашып, юлны күрсәтүне сорап эт иярткән сары чәчле ханымга: “Мәчеткә кайсы юлдан менәсе?” дип мөрәҗәгать иттем. Ханым йөзен-кашын җимереп “Чего, чего?” дигән соравын юллады. Мизгел эчендә каралты-куралар, тыкрыклар кисеше аша гына күренгән мәчет манарасы томанланып китеп ниндидер гөмбәзгә әйләнгән сыман булды. Мин кайда, Сарман районының атаклы татар авылы Нөркәйдәме яисә инде Рязань өлкәсенең бер урыс авылындамы? дигән сораулар “ә” дигәнче баштан йөгереп узды.

Бу сораулар миңа очраган татар хатынның яки марҗаныңмы “чего, чего?” дигән сүзләрне шулкадәр мыскыллау, татарча сүзләрне беренче тапкыр ишеткән кебек кылануы яшен суккан шикелле тәэсир итте. “Ты, чаплашка, здесь я хозяин (хозяйка), говори по русски”, дип кабул иттем шушы бик кыска гына әңгәмәне. Моның өстенә эте дә, миңа карап берничә тапкыр “ау-ау”лап алды да, койрыгыннан “клиндер” ясап, хуҗабикәсен алга дәшеп, арт аягын күтәреп Нөркәй баганаларын “юешли” башлады. Нигәдер шунда урысчалатып “дожили” дигән фикер йөгереп узды. Бераздан бу темага кабаттан кайтырбыз. Чөнки Нөркәйгә баруның сәбәбе башкада иде.

Сарман районындагы Зур һәм Кече Нөркәй авыллары инде кушылып беткән дияргә була. Авылның Зур Нөркәендә мәчет бар, Кече Нөркәйдә юк. Шушында туып-үскән, хәзер Украина башкаласы Киев шәһәрендә яшәүче Зөлфирә Нәбиуллина-Бойко моннан берничә еллар элек авыл халкы белән киңәшләшеп мәчет төзү эшен башлап җибәрә. Авыл әллә ни зур түгел, аннан чыккан эшмәкәрләр дә бик еракларда йөри. Шуңа хәзерге заманда мәчет төзү булырлык хәлме, нинди кыенлыклар була икән, элекке еллардагы кебек гарәп илләре ярдәмнәре дә күренмәгән бер чорда дигән уй-фикерләр белән барылды Кече Нөркәйгә. Биредә инде Зөлфирә ханым белән очрашып мәчет төзелеше барышы белән кызыксындык.

Your browser doesn’t support HTML5

Кече Нөркәй халкы мәчет төзүдә президенттан ярдәм сорый

– Зөлфирә ханым, без менә заманында юкка чыгарылган Кече Нөркәй авылы мәчете нигезе кырында басып торабыз. Инде монда салынасы мәчетнең яңа нигезе салынган. Гомумән, эшләр ничек бара?

​– Әйе, моннан ике ел элек мәчетебез нигезен салдык. Анысын салганчы мондагы ихатаның иске абзар-кураларын сүттеләр. Тракторлар белән бик күп чүп-чар түктек. Юлтимер авылыннан килеп җирне тигезләделәр. Аннан чокырлар казылып нигезләр салынды. Бу эшләргә 600 мең сумлап акча китте. Мәчет төзелешенә авылдашларыбыз, кайбер иганәчеләр зур ярдәм күрсәтте. Менә бу эшләрдә барлык авылдашларыбыз диярлек катнашты, кем ничек булдыра, шулай ярдәм итте. Андыйларның барысына да Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Хәзер инде мәчетнең диварларын, түбәсен төзергә акча җыябыз. Чөнки бу эшләрне башларга, дәвам итәргә акча җитешле түгел.

– Мәчет төзелешендә хатын-кызның, ягъни, сезнең башлап йөрүне авылдашларыгыз аңлыймы?

Вакытлыча мәчет ихатасында

– Аңлыйлар. Аларга мәчет кирәк. Заманында бит монда мәчет торган. Бабайларыбыз мәчеткә йөргән. Бу хәлләр 1935 елларга кадәр булган. Аннан мәчетне клубка әйләндергәннәр. Яшьләр биредә биеп-сикереп йөргән. Моңа күңел сыкрый. Аннан биредә ашлык амбары була. Тора-бара аны җимереп тә ташлыйлар. Бик күп татар авылларындагы кебек биредә дә шундый аянычлы хәлләр була. Шушы нигезгә Гыйлмениса әби йорт салган була. Без шушы ихатаны сатып алдык. Хәзер бу ихатаны вакытлыча мәчет итеп файдаланабыз. Аны авылыбызның әби-бабайлары җыелып юдылар, чистарттылар, буядылар һәм келәмнәр җәйделәр. Шулай итеп бу йорт намаз укырлык хәлгә килде. Зуррак бүлмәдә ирләр, кече бүлмәдә хатын-кызлар укый. Менә Ураза гаетенә 31 кеше килде. Алар әлбәттә, вакытлыча мәчет булган ихата эченә сыймадылар. Шуңа гает намазын урамда укырга туры килде. Киевта ясатып алып алып кайткан сәдака тартмасын да урнаштырдылар. Бу көнне 10500 сум сәдака акчасы җыелды. Алар да мәчет төзелешенә тотылачак.

– Зөлфирә ханым, авыл халкы әйтүенчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да мәчет төзелешенә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать юлланган икән?

– Авыл кешеләреннән генә җыйган акчага мәчет төзеп булмый. Шуңа, Татарстан президентына да мөрәҗәгать итәрбез дигән теләкләр бар. Моңа кадәр Сарман районы хакимиятенә ярдәм сорап барган идем. Анда “казнада акча юк” дип җавап бирделәр. Алдарак әйткәнчә, хәзер без Рөстәм Миңнехановка хат язарга булдык. Шуңа имзалар да җыябыз. Бүгенгә 108 кеше култамгаларын куйды, әле тагын җыелачак. Кече Нөркәй халкы мәчет төзелешендә президентыбыз ярдәм итәр дип өметләнә. Шулай ук күп кенә җирләрдә чиркәүләр төзергә хөкүмәт булыша, мәчетләр төзелешенә акча юк дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Кече Нөркәйдә без апалар белән дә мәчетнең кирәклеге, аның төзелеше, барышы хакында сөйләшеп алабыз. Исемнәрен әйтергә беркадәр читенсенсәләр дә, әңгәмә барышында без аларның Закирә апа, Роза ханымнар булуларын беләбез.

Булачак мәчетнең нигезе

“Авылга мәчет кирәк. Менә нигезен салганда да халык бердәм булып күтәрелде. Шушындагы күрше-тирәләр дә, барысы да булыштылар. Алар җыештырдылар да, эшләүчеләрне дә ашаттылар, эчерттеләр. Мәчетнең тиз арада төзелеп бетүен көтәбез. Бер башланган эш ахырына җитәргә тиеш инде. Аллаһы тәгаләгә багышлап башланган икән, бу эшне башкарып чыгарлар дип өметләнәбез. Авылда азан тавышы ишетелеп торса бик әйбәт булыр иде”, диделәр без сөйләшкән Нөркәй авылы кешеләре.

Авылның башка яклы тормышы белән дә кызыксынабыз. Апалар әйтүенчә, биредә пенсионерлар гына калып килә. Халыкка эш юк, яшьләр шәһәрләргә китеп бетә. Без шушы сөйләшү урыныннан 500-700 метрлар гына булган Зур Нөркәй авылы мәчете кырында урысчалатып “чего, чего” дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә дә тырышып, сөйләшүне шул якка бордык. “Шаккатмалы хәл. Авылыбызга урыслар килеп утыра башлады. Авыл шурасы, җитәкчеләр ни карыйдыр? Алар әйтүенчә, бирегә килгән урыслар теркәү пулаты аша мондагы йортларны сатып ала да, килә дә утыра. Урыслар татар авылларын сайлый башлады. Ә бит безнең якта бер генә татарның да урыс авылына барып урнашуын ишеткән юк”, диделәр безгә. Бирегә килеп утырган урыс кешеләрендә татарча сөйләшергә өйрәнү, теләү рухы сизеләме икән соң? “Нинди рух, нинди өйрәнү? Инде элек татарча сөйләшкәннәр, аңлаганнарның да хәзер кайберләре урысча гына сөйләшә башлады”, дигән борчылуларын да җиткерделәр.

Ә бит мондый күренешләр Татарстанның башка төбәкләрендә дә күзәтелә. Мәсәлән, Балтач районының утызлап хуҗалыклы Түбән Субаш авылында Казан ягыннан (арасы 120 чакрым) бер урыс гаиләсе йорт сатып алып, күченеп утыра. Йөзләп хуҗалыгы булган Югары Субаш авылына удмурт гаиләсе килә. Мисаллар бар һәм алар арту ягына бара. Зөлфирә ханым Бойко татарларны алга таба да мәчетләр саклап калыр, телләрен, диннәрен оныттырмас дигән фикердә.