Рубльнең кинәт төшүе июльнең икенче яртысында башланды.
Бүген Мәскәү биржасында доллар 70 сум, ә евро 80 сумнан артты. Рубльның төшүе дөнья базарында нефтькә бәянең арзанаюына бәйле. 6,5 елда нефтьнең бу кадәргә арзанайганы юк иде әле. 24 август иртәсенә Brent нефтенең бер мичкәсе 45 доллардан түбәнәнйде.
Шанхай базары индексы да Кытай хакимиятенең хәлне җайларга тырышуына карамастан, 8% төште. Японнарның Nikkei 5% югалтты, сингапурларныкы 3,8% кимеде.
Рубльнең кинәт төшүе июльнең икенче яртысында башланды. 20 июльдән-20 августка кадәр Русия акчасы доллар һәм еврога карата 20% арзанайды.