Фәния Габидуллина: "Әдәбият елында өч айга түләүсез ялга җибәрделәр"

Шагыйрә Фәния Габидуллина туган ягында

Илдәге һәм республикадагы кризис сәбәпле, Башкортстан Язучылар берлегендәге һәммә хезмәткәрләрне өч айга түләүсез ялга җибәргәннәр. Бу вазгыятьтә танылган шагыйрә Фәния Габидуллина туган ягына кайтып китүне хуп күргән.

Агымдагы ел Башкортстанда Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Республикада нинди чаралар белән билгеләнә ул, әдәбият әһелләренә китаплар чыгару, юбилейларын үткәрү өчен финанслар бүленәме? Шушы сорауларга җавап алу өчен без Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, андагы татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, танылган шагыйрә Фәния Габидуллина белән күрешергә сүз куештык. Ләкин аны Уфада очратып булмады. Ни өчен дигәндә, илдәге һәм республикадагы кризис сәбәпле, Башкортстан Язучылар берлегендәге һәммә хезмәткәрләрне 3 айга түләүсез ялга җибәргәннәр. Фәния ханым мондый хәлдә туган ягына кайтып китүне хуп күргән. Өч айга якын инде туган авылында – Дүртөйле районы Наҗытамак авылында әти-әнисе нигезендә яшәп ята. Яшелчә-җимеш үстерә, кышкылыкка төрледән-төрле яшелчәләрне тозлап консервлый, җимешләрдән кайнатмалар ясый, кыскасы, кризиска каршы торырга әзерләнә.

– Фәния ханым, ел башында Башкортстан Язучылар берлеге Әдәбият елына байтак зур планнар корган иде. Шул хәлдә күп эшләрне оештыру өчен җаваплы кешеләрне 3 айга түләүсез ялга җибәргәннәр. Ни сәбәпле икән?

– Әйе, ел башында чынлап та уй-ниятләребез зурдан иде. Әйбәт кенә башланып та китте ул. Районнарда да байтак чаралар оештырып өлгергән идек. Уфада һәм кайбер башка шәһәрләр урамнарында күренекле әдипләрнең шигырьләреннән өзекләр язылган зур-зур баннерлар да эленде. Әмма һәр эш акчага барып төртелә бит, безнең уйлаган әллә күпме чараларга да акча табылмый башлады. Чын дөресен генә әйткәндә, Әдәбият елына республика бюджетыннан аерым бер генә тиен дә бүленмәгән булып чыкты. Алай гына да түгел, хезмәт хакларын түләргә мөмкинлек тә булмау сәбәпле, безне җәйгелеккә түләүсез ялларга җибәрделәр. Ә бит өч ай эчендә әллә күпме файдалы чаралар оештыра алыр идек.

– Алдагы айларга ниндидер өмет-ышаныч бармы соң?

– Җәйге чорда, әлбәттә, болай да күп җирдә тынлык була инде, күп кеше ялларга китә, шуңа да мөһим чаралар көзге мизгел тугач җанлана башлый. Шуңа күрә без дә ел азагына кадәр калган дүрт айда байтак әдәби-мәдәни чаралар уздыра алырбыз дип өметләнәм. Әлбәттә, әлеге дә баягы төп мәсьәлә – акчалар юнәтеп булса инде.

– Башкортстандагы татар яшьләре әдәби иҗатка киләме, шигырь язучылары күбрәкме, әллә инде проза жанрын да үз итәләрме?

– Соңгы елларда татар яшьләре әдәбиятка күп килә, Аллага шөкер. Татар мәктәпләре ябыла торса да, милләтебез яшьләре арасында иҗади комар сүрелми. Әлбәттә, иҗатка соңрак килүчеләр дә байтак. Аларын яшьләр дип әйтеп булмый. Гадәттә без аларны башлап язучылар дип атыйбыз. Андыйлар арасында да бик талантлы шәхесләр бар. Ни өчен дигәндә, алар тормышны шактый күргән, тәҗрибә туплаган, фикерле кешеләр.

Өлкәнрәк яшьтәге иҗатчыларның күп булуына да аңлатма бар. Аларның күбесе бик әрсезләнеп бармый, иҗат итә, үзнәшер юлы белән китапларын бастыра. Язучылар берлегенә алырлыклары да күп, әмма татар әдипләре берлеккә азрак алына шул. Ә инде кайсы юнәлештә күбрәк иҗат итәләр дигәндә, күбрәк кеше шигъриятне үз итә. Проза җиңел жанр түгел, аның өчен аерым сәләт кирәк. Шулай да прозада да уңышлы гына үрнәкләр белән сөендерүчеләр җитәрлек. Районнарга чыгып, Язучылар берлегенең күчмә утырышларын оештырып, яшьләрнең кулъязмаларын тикшерәбез һәм аларны китап нәшриятына тәкъдим итәбез.

– Авылдагы мәшәкатьләр белән үзегезнең иҗатка вакыт каламы?

Шагыйрә туып үскән йорт

– Вакыт җиткереп була ул авылда да. Тукта мин утырып шигырь языйм әле дип өстәл артына утырмыйсың ич. Илһам килгәндә уйламаган җирдән язылып куя яңа әсәр. Ә инде авыл мәшәкатьләре дигәндә, мин авыл кызы бит, җир эшен яратам. Җәй буе бәрәңге бакчасында да, җиләк-җимеш бакчасында да әвәрә килдем, кышкылыкка әллә күпме азык-төлек запасы әзерләдем. Бик яратып башкарам мин бу эшләрне. Төрледән-төрле чәчкәләр дә үсә бакчамда. Капкаларны, коймаларны шешә бөкеләрен кулланып төрле сурәтләр белән дә бизим. Үзе дә шигърият кебек бу матурлык тудыру хәстәрлекләре.

– Туган авылыгыз бик матур урынга урнашкан. Тормыш ничегрәк бара, халыкка эш бармы?

– Башка күп кенә кечкенә авылларныкы кебек үк Наҗытамакның да язмышы. Колхоз таралгач, халыкка эш юк. Күп кеше күршедәге Әсән авылына (Шәехзадә Бабич туган авыл) йөреп эшли. Әлбәттә, авылда үз шәхси хуҗалыгында да нәрсәдер үстереп, мал тотып яшәргә тырышучылар бар. Ә инде рухи тормыш өчен мөмкинлекләр юк диярлек. Мәктәп ябылган, клуб бикле, бер генә булса да кибет тә юк, медицина пункты да эшләми. Белмим кая барып чыгар бу дөнья. Өметсез шайтан ди, киләчәккә ышанычны югалтасы килми, әлбәттә. Һәр кеше хәзер фәкать үзенең көченә һәм булдыклылыгына гына таяна ала торган заманда яшибез. Түрәләрнең үз кайгысы, гади халыкта гамьнәре юк.