Урта Кирмән мәктәбендә белем бәйрәме

Мәктәп мөдире Илдар Ибраһимов Арташ авылы балаларын каршылый

Алты авылдан иллеләп баланы туплаган Урта Кирмән мәктәбендә белем бәйрәме тулысынча татарча узды. Биредә уку да тулысынча татар телендә бара.

Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенә якын тирәдәге 6 авыл баласы белем ала. Үз авылларында башлангыч мәктәп булган биш авылның баласы һәр иртән Урта Кирмәнгә килә. Авыллар арасы ерак түгел, иң күп дигәне дә 10 чакырым тирәсе. Авылдан балаларны мәктәпкә махсус автобуслар барып ала, кайтарып куя.

Мин тарих укытучысы Ренат Хайруллиннан укучылар өчен бу җайлымы соң, елның төрле чагы бар бит, юллар ничек, дип сорадым. Авылларның барысына да юллар бар. Балалар канәгатъ, ди ул. Әле шул тикле авылдан җыелган укучылар да барлыгы 50 генә. Алар монда үзара аралашалар, мәктәпнең тормышында кайныйлар, җәмгыятьтә яшәрдәй, ни кадәр булса да, тәҗрибә алалар. Ике–өч балалы мәктәпләр дә бар иде ул. Анда бит дәрескә кыңгырау да яңгырамый, алар өчен анда мәктәп тормышы да читләп үтә кебек. Шунысы гына кызганыч, кайтып китәселәре булгач, байтак кына дәресләрдән соң була торган түгәрәк, факультативларда катнаша алмыйлар, ди укытучы.

Башка авылларда булса да, берничә ел инде Арташ авылында башлангыч мәктәп тә юк. Быел беренче уласска ул авылдан бары ике генә бала килгән. Урта Кирмән авылыннан шулай ук ике бала.

Беренче сыйнфы укучыларына бүләкләр тапшыру

1 сентябрь көнне ул балаларга чын бәйрәм ясадылар. Мәктәп янында аларны мәктәп мөдире Илдар Ибраһимов каршы алды. Ә инде мәктәпнең гомум очрашуында авыл җирлеге җитәкчесе Булат Хәсәнов, фермер Газизҗан Шакирҗанов, авылның имам хатибы Рафаэль хәзрәт Гыйниятуллин мәктәп өчен файдалы булган бүләкләрен тапшырдылар. Хаттә ул балалар йөргән балалар бакчасы мөдире дә махсус бүләкләрен бирде. Фермер Газизҗан әфәнде җәй көне аның хуҗалыгында эшләгән мәктәп балаларына акчалата бүләк тә ясады.

Фәннүр Гибазов

Урта Кирмән мәктәбенең 10 класс укучысы Фәннүр Гибазов Каюм Насыйри исемендәге “Яшүсмерләрнең төбәкара эзләнү, тикшерү укулары” кысасында алып барган фәнни эше өчен, бәйгедә җиңеп,“Сәләтле яшләргә теләктәшлек белдерүдә өстенлекле милли проект” (мәгариф) дигән програмда Русия президенты бүләгенә лаек булган. Фәннүр үзенең эшен Казанга барып, фәнни эш буларак яклаган. Җиңүен хуплап, президент бүләгенә аны мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән. Мәктәпләр арасында бу иң дәрәҗәле бәйге ди Фәннүрнең укытучысы Ренат Хәйруллин. Фәннүр Гибазов Уразбахта авылыннан. Ул укучы үзенең фәнни хезмәтен элекке заманнарда авылларында булган 4 мәчетнең тарихына таянып язган. Бүгенге көндә ул авылда бары бер генә мәчет бар.

Мәктәптә барлык фәннәр дә бары тик татар телендә генә укытыла. 1 сентябрь көнне дә барысы да татарча сөйләделәр, балалар да шигырьләрне дә, җырларны да бары тик татар телендә генә башкардылар. Ә инде бердәм дәүләт имтиханын ничек бирәләр бу укучылар, барысы да татар телендә генә булгач, авыр түгелме, дип тә сорадык. Мәхкәмәләшеп тә карадык инде, татарчага калдырмадылар бит ди, Ренат Хайруллин.

11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк фәннәрдән терминнарны булса да русча дәреслектән өйрәнәбез. Ә имтиханнарны алар үзебезнең мәктәптә түгел, район үзәгенә барып бик каты сак астында Мамадыш мәктәпләренең берсендә бирәләр. Авыр, әлбәттә, татар балалары өчен русча бирү. Авыл балалары тырыш бит алар. Былтыр 5 укучыдан 4се югары уку йортына керде, ди ул.

Балаларны тукландыру ничек оештырылган дигән сорауга мәктәп мөдире Илдар Ибраһимов: “Укучылар өчен хөкүмәт тә бирә. Ләкин ул җитәрлек түгел, әлбәттә. Безнең мәктәпнең үз хуҗалыгы да бар бит әле. Кишерен, чөгендерен, бәрәңгесен һәм башкасын, җиләк җимешләрне үзебез үстерәбез. Ул безгә җитеп кенә калмый, артып та китә. Анысын сатабыз да, ул акчаларга мәктәп тормышында уңышлары өчен, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр өчен бүләкләр дә алабыз”, диде.