Франция Русиягә "Мистраль" сатмаганы өчен 950 миллион евро түләде

Франциянең Сэнт-Назэр (Saint-Nazaire) портында Русия өчен эшләнгән "Севастополь" һәм "Владивосток" хәрби көймәләре

Русиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле Франция Русиягә боралак ташучы "Мистраль" хәрби көймәләрен сата алмады.

Франция Русиягә "Мистраль" тибындагы боралак ташучы ике хәрби көймәне сату турында килешүне туктату сәбәпле 950 миллион евро түләде, дип хәбәр ителгән Франция Милли мәҗлесенең интернет сәхифәсендә. Бу түләү турында килешүгә Мәскәүдә 5 август Русия премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин һәм Франция вәкиле Луи Готье кул куйган иде. Акчалар түләнеп беткәнче Франция бу көймәләрне башка дәүләткә сата алмый.

Русия өчен 1 миллиард 300 миллион долларга боралак ташучы ике көймә ясау турында килешү Париж белән Мәскәү арасында 2011 елда төзелгән иде. Узган ел Русиянең Кырымны аннексияләве һәм Украинаның көнчыгышындагы хәрби чараларга катнашуы өчен Мәскәүгә санкцияләр кертелгәч Париж килешүне туктатты.