Кырымнан читтә яшәгән кырымтатарлар якшәмбедә Украинадан Кырымга илткән өч юлны йөк машиналары өчен ябып куя. Бу хакта 8 сентябрь Киевта үткән матбугат очрашуында мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилев һәм ATR телевидениесе хуҗасы Ленур Ислямов белдергән иде. Әрмәни базар (Армянск) чик буена илтүче Каланчак һәм Чаплынка юллары, шулай ук Чонгар юлы Украинадан Кырымга сатарга йөк ташучы машиналар өчен ябыла.
"Без Европа һәм башка илләрнең вәкилләре белән очрашканда, Русиягә карата санкцияләрне көчәйтүне сораганда, алар безгә Украина үзе бу мәсьәләдә ни эшли дигән сорау бирәләр. Шуңа күрә без Украинадан Кырымга барган тауарларны туктату өчен бу акцияне башлыйбыз", диде бу хакта Чубаров.
Кырымга кайтучы җиңел машиналар тоткарланмаячак. Кырымтатарларның бу ниятенә украин активистлары да кушылачак. "Петр Порошенко блогы" исемле бер төркем депутатлар блокаданы хуплауларын белдерде, акция җирле хакимиятләр һәм чик буе хезмәте белән килештерелгән. Оештыручылар юллар блокадасының күпме дәвам итәчәген фаразлый алмый, исәп – чик буеннан таләпләр үтәлгәнче китмәү.
Блокада алдыннан куелган таләпләр:
1. Әхтәм Чийгөз, Мостафа Дегерменджи, Али Асанов, Таир Смедляев, шулай ук Надежда Савченко һәм башка тоткыннарны азат итү. (Исемлектә кырымтатарлардан тыш украин тоткыннары да бар, аларны азат итү Минскида кабул ителгән килешү шартларының берсе).
2. Кырымда Украина ватандашларын эзәрлекләүне туктату. (Русия паспортларыннан баш тартучылар 4 меңләп кеше бар).
3. Кырымтатар һәм украин мәгълүмат чараларына эшләргә комачауламау, журналистларга басымны туктату.
4. Кырымтатар хәрәкәте җитәкчеләре Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаровка, шулай ук активистлар Исмәт Юксель һәм Синавер Кадыровка Кырымга керүне тыю карарын гамәлдән чыгару.
5. Кырым белән административ чикне узу кагыйдәләрен үзгәртү. Бүгенге көндә чик аша күбрәк кеше утырган автобуслар, машиналар үткәрелми. Чемодан һәм капчык-капчык тауар тоткан кешеләр, балалар чик буеның бер өлешен җәяү үтәргә мәҗбүр. Шул ук вакытта Украина тауарлары төялгән йөк машиналары бер тикшерүсез һәм түләүсез үтеп китә. Блокаданы оештыручылар Украина хакимиятләре "Кырым" ирекле икътисади зонасы" дип аталган һәм коррупциягә чәчәк атырга җай тудырган канунны гамәлдән чыгарып, халыкны түбәнсетмичә чик аша уздыру мөмкинлеген тудырырга чакыра.
Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл Кырымдагы татарларның бу чарада катнаша алмаячагы аңлашыла диде.
Your browser doesn’t support HTML5
Милли юлбашчы Мостафа Җәмилев бу чараның да, кырымтатарларның барлык чаралары кебек тыныч һәм көч кулланусыз үтәчәген әйтте.
"Халкыбызны провокациягә этәрәлер дигән хис бар. Ләкин без һәрвакыттагыча көч кулланудан тыелырга чакырабыз. Низагка хәрби чишелеш була алмый, без аңа каршы", диде Җәмилев 16 сентябрь Киевта Европа Берлеге вәкилләре алдында ясаган чыгышында.
"Оккупация башланганнан бирле Кырымда кырымтатарларның өйләрендә, мәчетләрдә һәм уку йортларда 160тан артык тентү булды. Мондый хәлнең совет чорында да булганы юк иде. Милләтебезне куркытып яңадан ватаннарыннан китәргә мәҗбүр итәләр", диде Җәмилев.
Your browser doesn’t support HTML5
Кырымның Русия яклы хакимияте, шул санда хакимияттәге кырымтатарлар чик буе блокадасын "мәгънәсез чара" дип атады һәм Кырымда яшәр өчен ашамлыклар җитәрлек булуын белдерде. Кырым башлыгы Сергей Аксенов, Кырым блокадага әзер, аннан иң зур зыян украин сатучыларына үзләренә булачак, диде.
Блокаданың кимендә берничә көн дәвам итәчәге планлаштырыла. Кырымтатарлар быел Корбан гаетен дә шунда билгеләргә мөмкин. Килүчеләр өчен аш-су әзерләүне Херсон өлкәсенең җирле мәҗлесе һәм Генически татарлары оештыра. ATR кырымтатар телевидение каналы барлык чараларны туры эфирда күрсәтәчәк.