Татарстан президентының инаугурация тантанасы Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узды. Бирегә 700гә якын кунак чакырулы иде. Депутатлар, министрлар, руханилар, эшмәкәрләр, иҗтмагый оешмалар вәкилләре арасында Рөстәм Миңнехановның хатыны Гөлсинә ханым да бар иде. Тантана сәгать уникедә башланды. Ул "Татарстан–Яңа гасыр" каналы һәм "Болгар" радиосы аша трансляцияләнде.
Тантанада Азатлык күзлегеннән кызыклы күренгән күренешләрне тәкъдим итәбез:
1. Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазифасына керешү тантанасында федераль үзәктән югары түрәләр юк иде. Чарада Русия президентының Идел буе федераль төбәгендәге вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән Русия элемтә министры Николай Никифоров катнашты. Шулай ук залда Русия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина да бар иде.
Михаил Бабич Владимир Путин исеменнән кыска котлау юллады. Бабич чыгышының башыннан ук: “Татарстан халкы 95 процент тавышны Татарстанның гамәлдәге төбәк башлыгы өчен бирде” диде һәм ахырына кадәр “төбәк башлыгы” дип сөйләде.
2. Тантанада Татарстанның беренче президенты, Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев катнашты. Башкалар белән чагыштырганда аның кәефе бик күтәренке иде. Тантана вакытында чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек аның эшчәнлеген югары бәяләде, Рөстәм Миңнеханов исә остазының эшен оста дәвамчысы дип бәяләнде.
3. Миңтимер Шәймиев чыгышында Татарстандагы президент вазифасы турында мәсьәләне телгә алды. “Безгә Татарстан президенты да, аның ничек аталуы да ошый”, дигән сүзләрне залда утыручылар алкышларга күмде һәм алар озак кына тынмый торды. “Бу алкышлар – Татарстан халкының да фикере. Безгә - күпмилләтле республикага президент атамасы мөһим. Татарстан президенты атамасы безне берләштерә. Ни өченме? Президент сүзенә тәрҗемә кирәкми. Менә кайда көч!”, диде Шәймиев.
Президент атамасы турындагы мәсьәләне тантанада чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев та телгә алды.
4. Зур кунаклар арасында Рөстәм Миңнехановны котлар өчен Казакъстанның премьер-министры урынбасары Дарига Назарбаева бар иде. Нурсолтан Назарбаевның кызын киләчәктә Казакъстан президентлыгына дәгъва кылучыларның берсе дип атыйлар.
Миңнехановның адашы – күрше Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов тантанага килмәде. Аның котлавы да яңгырамады.
5. Иң озын һәм җылы чыгышларның берсе Төркиянең икътисад министры Ниһат Зейбекҗи чыгышы булды. Ул Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Төркия премьер-министры Әхмәт Дауытоглының котлавын җиткереп: “Казанга беренче тапкыр килгәч үземне биредә моңа кадәр инде берничә тапкыр булган кебек хис иттем. Беренче килүемдә үк “Без булдырабыз!” сүзен өйрәндем. Үземдә дә татар каны ага. Элегрәк Татарстанда Төркия эшмәкәрләренең эшләвен кабул итеп бетерә алмый идем, ә хәзер сөенәм. Татарстан Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур өлеш кертә”, дип сөйләде. Төрек министры “Без булдырабыз!” сүзләрен өч тапкыр кабатлады.
6. Рөстәм Миңнеханов уң кулын Татарстан Конституциянә куеп ант итте. Быел беренче тапкыр тантанага Русия Конституциясе дә чыгарылды. Узган инаугурация вакытында Татарстан президенты ни өчен Русия халкы, Русия Конституциясе алдында да ант итми дип шау-шу куптарылды. Бу вакыйгадан соң тантанага бераз үзгәрешләр кертелде – Русия Коституциясе дә чыгарылды. Миңнеханов ант сүзләрен башта урысча, аннары татарча әйтте.
"Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, Татарстанның дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Русия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы кануннарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм", - диде ул.
7. Тантана вакытында башта Русия, аннары Татарстан гимннары яңгырады. Рөстәм Миңнеханов аларның икесенә дә кушылмады. Сәхнәдә дәүләт әләмнәрен, Конституцияләрне чыгарган кирмән сакчылары Русия гимнын тулысынча җырлады, Татарстан гимнына килгәндә, урыс өлешен тулысынча башкарсалар, татарча яңгыраган вакытта авызларын да кыймылдатмадылар.
Рәсми чаралардан соң формаль булмаган очрашу, котлау тантанасы “Корстон” күңел ачу үзәгендә дәвам итте.