Чонгарда "Кырым мәйданы" игълан ителде

Your browser doesn’t support HTML5

20 сентябрьдә кырымтатар һәм украин активистлары Чонгар чик капкаларында Кырымга алып баручы юлларны ябып азык-төлек блокадасын башлады. АТР телеканалы хуҗасы Ленур Ислямов митингта чыгыш ясап “Кырым – ул Украина” шигарен “Кырымсыз – Украина юк” дигән шигаргә алмаштырырга чакырды, "бүген монда Кырым мәйданы башлана” диде.