Таҗик милләтле имам Чистайда татар телен үстерә
Your browser doesn’t support HTML5
Чистайдагы Әнәс мәчетенең имам-хатыйбы Әбүбәкер Газизов таҗик милләтеннән булса да, акцентсыз татарча вәгазьләр сөйли. Фикерләвем дә татар телендә, ди ул. Мәчеткә йөрүче әби-бабайлар ярдәме белән өч айда татарчаны өйрәнә. Азатлык хәбәрчесе әлеге хәзрәт белән танышып кайтты.