Кыргызстан парламентына биометрик теркәлү узганнар гына сайлый

Башкала Бишкәктә сайлауга килгәннәр чират көтә

Якшәмбе Кыргызстанда парламентка сайлау. Тавыш бирүдә биометрик теркәлү узган кешеләр катнаша ала дип хәбәр ителә.

4 октябрьдә – Кыргызстанда илнең Югары шурасына (Жогорку кенеш) сайлау. РБК язуынча, биометрик теркәлү узганнар гына үз тавышларын бирә ала. Аерым исемлек төзелгән. Илдә андыйлар 2 миллион 761 кеше, ә гомум халык саны 5 миллион 895 дип күрсәтелә.

Сайлауга килгәннәрнең кулларында ID card яки паспортлары булырга тиеш һәм тавыш бирүче билгеле бер бүлеккә беркетелгән. Бу документларны теркәү өчен сайлау бүлекләренә махсус сканерлар куелган. Сайлаучы икенче бер бүлеккә барган очракта, гомум система "ялгыш" дип күрсәтәчәк.

Парламенттагы 120 урынны 14 фирка вәкилләре дәгъвалый. Депутат булу өчен алар кимендә барлык сайлаучыларның 7%, ә һәр төбәктә 0,7% тавыш җыярга тиеш.

Илдә сайлауга күпме кешегә килү карамастан ул үткән дип саналачак.