Төркия премьеры Сүрия президенты Асадны Мәскәүдә калырга өндәде
Your browser doesn’t support HTML5
Чәршәмбе көнне Әнкарада, Бәшәр Асадның Мәскәү сәфәре турындагы сорауга төрек премьер-министры Әхмәт Даутоглу "Нәрсә әйтим инде? Әгәр дә ул (Асад) Мәскәүдә озагракка, йә инде бөтенләйгә калса, Сүрия халкына җиңелрәк булып чын күчеш чоры башлана алыр иде" дип җавап кайтарды.