Омскиның "Умырзая" ансамбле Өремче сәфәрендә

"Умырзая" ансамбле Казан сәфәрендә (архив фотосы)

Бу көннәрдә "Умырзая" татар-башкорт фольклор халык ансамбле чираттагы сәфәрдә. Омскиның үзешчән сәнгать коллективы бу юлы еракка – Кытай иленә юнәлде.

"Умырзая" коллективының Казакъстан җөмһүриятендә инде берничә тапкыр булганы бар, әмма ерак чит илгә әле беренче мәртәбә чыгуы. Ансамбль Кытайның төньяк-көнбатышында урнашкан Синҗан-Уйгыр үзидарәле районының административ башкаласы Өремче шәһәренә юл тотты. Казакъстанга умырзаялылар Семей шәһәрендә 15 ел рәттән үткәрелеп килүче данлыклы "Иртеш моңнары" фестиваль-бәйгесенә барып йөрсәләр, Кытайга махсус концерт програмы белән чыгыш ясау ниятеннән киттеләр.

"Умырзая" ансамбленең Кытайга бару мөмкинлеген Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Әлимбаев булдырды. Тамир әфәнде агымдагы елның беренче яртысында бу илгә барган иде. Анда ул Өремче шәһәренең татар оешмасында булып, аларның эш-фигыльләре, тормыш-яшәешләре белән танышып, Омскиның татар иҗат коллективы концертын оештыру турында килешеп кайткан иде.

Тамир Әлимбаев

Тамир Әлимбаев Омскида август аеның беренче ял көнендә бәйрәм ителә торган шәһәр көнендә Кытайдан килгән Өремче мэриясе вәкилләрен кичке ашка чакырып алган иде. Шул вакытта ансамбльнең булачак иҗади сәфәре турында сөйләшү булды һәм төгәл көннәр дә билгеләнде. Әмма төрле сәбәпләр аркасында сәфәр вакыты кичектерелеп килде һәм 21 октябрь көнне генә коллектив юлга чыга алды. Тамир әфәнде юл чыгымнарын да үз өстенә алды, ягъни Омски автохуҗалыкларының берсендә алынган автобусның аренда бәясен түләде. Сәнгатькәрләр, озата баручы рәсмиләр белән җәмъгысы 24 кеше юлга чыкты. Коллективның чыгышлары Өремчедә уңышлы үтте дигән шалтыратулар булды.

Белешмә. Википедия мәгълүматларына караганда, халкы 5 миллионга җитеп килүче Синҗан-Уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремче шәһәрендә 2000 елда 767 татар яшәгән, хәзер исә 3,5 меңгә җиткән. Анда яшәүче төрки халыклардан иң күп санлысы уйгырлар, аннан кала казакълар һәм үзбәкләр шактый. Өремче бүгенге көндә зур икътисади үсеш алган, туристлык индустриясе алга киткән шәһәр. Төрки халыклар тарихында Бөек Ефәк юлның бу шәһәрдән үтүе дә билгеле.