Татарстан президент атамасын саклап калмакчы
Your browser doesn’t support HTML5
Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин заманында федерализм идеяләрен алга сөрү өчен төзелгән "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси республика хәрәкәте утырышында депутатларның Татарстанда президент атамасын саклап калу өчен мөрәҗәгатьләр, мәхкәмәләр юлы белән көрәш башларга җыенуын хәбәр итте.