Урман авылы янында тагын шартлау тавышлары яңгырый
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстанның Иглин районы Урман авылы халкы тагын хәвефкә төште. Авыл янында иске сугыш-кирәк яракларын шартлата башладылар. 2011 елда биредәге корал саклагычта булган янгыннан зур зыян күргән авыл халкы шартлау тавышларыннан бик куркуын белдерә.