Хәтер чарасы, һәр елдагыча, Уфа үзәгендәге Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге бакчада, сәяси золым корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янындагы мәйданда оештырылды. Чарага Уфа шәһәре хакимиятенең халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Галиева да килде. Ул хакимият исеменнән һәйкәл алдына бер кәрзин канәфер чәчәкләре куйды.
Быелгы хәтер чарасында да узган елдагы кебек утызлап кына кеше катнашты. Алар арасында үзләре сөрген михнәтләре кичергәннәр дә, репрессиягә эләгүчеләрнең балалары да бар.
Хакимият тә Хәтер көненә игътибарын шактый киметте. Элекке елларда һәйкәл янындагы җыеннан соң анда катнашучылар өчен шәһәрнең зур мәдәният сараенда матур концерт күрсәтелә, бүләкләр тапшырыла иде. Хәзер исә боларның берсе дә юк. Акча юкка сылтаналар.
Рәсми саннарга караганда, Башкортстанның 50 меңнән артык кешесе сәяси золым тегермәненә эләгә. Әмма бәйсез тикшерүчеләр әйтүенчә, бу сан бермә-бер күбрәк. Ни өчен дигәндә, кулак мөһере сугылып сөргенгә озатучылар да, хәрби әсир дип кулга алынып юкка чыгучылар да исәпкә җентекле кертелмәгән.
1991 елда Башкортстанда cәяси золым корбаннары ассоциациясе оешкан иде. Дистә елдан артык аңа үзе дә әти-әниләре белән 16 ел сөрген михнәтләрен кичергән Маһинур Үтәбаева җитәкчелек итте. Аның тырышлыгы белән шәхес шөһрәте корбаннары исемлекләре кертелгән Хәтер китабы 6 томда нәшер ителде. Маһинур ханым үзе дә “Тере хәтер” исемле аерым китап бастырып чыгарды.
Бүгенге истәлек чарасын Уфаның Ләла-Тюльпан мәчете имамы Равил хәзрәт Мәмлиев белән Уфа православ чиркәвеннән Евгений атакай гыйбадәтләре ачып җибәрде. Аннан соң cәяси золым корбаннарының Башкортстан ассоциациясе рәисе вазифаларын башкаручы Карнук Гарибян белән Уфа хакимияте вәкиле Светлана Галиева һәм башкалар чыгыш ясады.
Ассоциациянең элекке җитәкчесе Маһинур Үтәбаеваның кызы Зөһрә Фәтхуллинаның чыгышы аеруча хисле. Ул кичә Мәскәүдә булганда Лубянка мәйданында Соловки ташы янында узган “Исемнәрне кайтарабыз” дигән хәтер чарасында катнашуын әйтте.
“Мәскәүдәге ул чарада аеруча яшьләрнең күп булуы һәм байтак чит дәүләтләр илчелекләре вәкилләре катнашуы дикъкатьне җәлеп итте, – ди Зөһрә ханым. – Ә безнең бүгенге җыенда яшь буыннан бер генә кеше дә күренми. Үзегез бирегә килгәндә оныкларыгызны да алып килсәгез иде. Ата-бабалары рухы белән тоташтыручы күперчек бит мондый чаралар. Ул күпер дә бетсә, үткәндәге шомлы елларны кем искә алыр”.
Зөһрә ханым Мәскәүдә татар язучысы Гүзәл Яхинаның кулак дип сөргенгә озатылучылар хакында язган “Зөләйха күзләрен ача” исемле романы хакында да мәгълүмат җиткерде. Бу китап хакында бирегә килүчеләр белми булып чыкты. Аңа кызыксыну белдерүчеләр китапны Уфа кибетләренә кайтарту кирәк дигән теләген белдерде.
Чарада сәяси золым корбаннарына игътибарның ил буенча да, республикада да кимүе турында фикерләр әйтелде. Репрессия корбаннары гаиләләренә ярдәм чараларын үз эченә алган һәм 1991 елда дөнья күргән федераль канунның бүгенге көндә үтәлмәве күпләрне аптырашка сала.
Баштагы елларда булган уңай үзгәрешләрнең хәзер берсе дә калмавы болай да кимсетелгән гаиләләр өчен аеруча авыр. Ә инде күп кенә төбәкләрдә явыз Сталинга яңа һәйкәлләр куюны чарада катнашучылар бер гаепсезгә сөргеннәрдә ятып калучылар рухыннан көлү дип атый.
Җыен бер сәгатькә якын дәвам итте һәм һәйкәл алдына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Аннан соң бирегә килүчеләр өчен Уфаның бер кафесында чәй мәҗлесе оештырылды.
Русиянең башка шәһәрләрендә дә 30 октябрьдә сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары узды. Сембердә узган пикетта торучыларның берсе Сталин белән Һитлер тәмугта бергә ятканда Сталинны изгеләштерү турында хәбәр килүен сурәтләүче рәсем тоткан иде.