Сталин миннән гаиләмне тартып алды

Надир Дәүләт

Кешечелеккә каршы җинаятьләр онытылмаска һәм оныттырылмаска тиеш. Дөрес, асылда адәм баласы үзе ерткыч. Алла хәер белән шәрне (начарлыкны) мин билгелим, ди. Бу башка диннәрдә дә әйтелә, мисал өчен Азиядә "йиң" һәм "йаң" төшенчәсе бар. Ләкин адәм баласының холкы шулай начар бит дип, ул кылган җинаятьләрне бер генә дин дә, халык яки дәүләт тә күрмәмешкә салынмады. Шуның өчен кануннар чыгарылды.

Гомумән, диктаторлар "бу бит халык өчен кирәкле!" дип һәртөрле золымны акларга тырыша. Ким Ир Сен, Ким Чен Ир, Мао Цзэдун, Пол Пот, Һо Ши Мин, генерал Франко, Муссолини, Һитлер, Николай II, Ленин, Сталин һәм башкалар миллионнарны үтереп, сөргенгә җибәреп, мөлкәтләрен тартып алып, ГУЛАГ-ларга-концлагерьларга ябып, атып үтереп бу явызлыкларның барын да милләт өчен, илебез өчен эшләдек диделәр.

Ут кая төшсә, шул җирне яндыра диләр. Шул сәбәпле дә мин Сталин золымының корбаны булган журналист әнием Рокыя Муһаммәдиш белән әтием Ибраһим һәм ватанга хыянәтчелләрнең кызы буларак үскән сеңлем Фәридә Дәүләт Килдиләрнең ачы язмышларын һәрдаим истә тотам. Чөнки Сталин миннән гәзиз гаиләмне тартып алды. Шундый язмышка дучар булганнар миллионнарча.

1978 елда Мүнһен шәһәрендә беренче мәртәбә әни белән очрашканда, мин ахмак, аны Дахауда сугыш вакытында яһүдиләр юк ителгән бер лагерьга алып бардым. Шунда әнием хуштан язардай булгач, зур хата ясавымны аңладым. Мескенгә ГУЛАГтагы тормышын исенә төшергән булганмын. Менә шушы сәхнә күз алдыннан китмәде һәм моңа әле дә үкенәм. Яшь буын мондый язмышларны белми. Шул сәбәпле дә һәрбер демагог сәясәтчегә битараф карый. Яңа диктаторларның тиз генә барлыкка киләчәгенә ышанмый. Ләкин алар ишек артында гына торалар. Үз вакыты җиткәнен көтеп тора.

Надир Дәүләт
тарихчы галим

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра