Якшәмбе Төркиядә үткән парламент сайлауда хакимияттәге Гаделлек һәм тәрәккыят партиясе (AK партиясе – Adalet ve Kalkınma Partisi) зур уңышка иреште дип хәбәр ителә.
Беренчел мәгълүматларга күрә, президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның AK партиясе тавышларның 49% чамасын җыйган. Бу нәтиҗә аңа 550 урынлы Мәҗлестә кимендә 316 урын алып, ягъни абсолют күпчелеккә ирешеп, бер фиркале хөкүмәт төзү өчен юл ача.
Төркия премьер-министры һәм AK партиясе җитәкчесе Әхмәт Даутоглы үз тарафдарларын җиңү белән котлады.
7 июнь узган сайлауда AK Мәҗлестәге урыннарның күпчелеген ала алмады һәм коалицион хөкүмәт төзеп карарга мәҗбүр булды, ләкин уңышка ирешә алмады. Шул сәбәпле яңа сайлаулар игълан ителе.
Узган сайлауда 13% тавыш казанган көрдләр яклы Халыкларның демократик партиясе (HDP – Halkların Demokratik Partisi) бу юлы 10% чамасы гына җыя алган. Бу нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, көрдләр яшәгән Диярбакыр шәһәрендә чуалышлар башланды.
Оппозициядәге Җөмһүрият халык партиясе (CHP – Cumhuriyet Halk Partisi) 23%, Милләтче хәрәкәт партиясе (MHP – Milliyetçi Hareket Partisi) 11% чамасы тавыш җыя дип хәбәр ителә.