Уфада саммит төзелешләрендә канунсыз эшчеләр кулланылган

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда җәен узган ШОС һәм БРИКС саммитларына корылмалар төзегәндә мигрантлар рөхсәтсез генә, канун бозып эшкә алынган. Хәзер алар түләнмәгән хезмәт хакларын таләп итә. Ә җәнҗалны сүндерергә тырышучылар, төзүче төркемнәрнең кыска вакытлы гына эшләгәнлеге сәбәпле, җепнең очына чыга алмый.