Алабугада татар активистларын тоткарлауга карата кеше хокуклары вәкиленә Татарстан прокуратурасыннан әлегә җавап булмаган.
Татарстан кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская татар активистларын Алабугада тоткарлауга карата Татарстан прокуратурасыннан әлегә җавап булмавын әйтә.
Кеше хокуклары вәкиле Алабугада Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җыелышы барганда полициянең әлеге чараны өзеп активистларны көч кулланып тоткарлавы һәм полиция бүлегенә алып китүе хакында Татарстан прокуроры Илдус Нафиковка бу хәлне тикшерүне үтенеп 23 октябрьдә шикаять итүен белдергән иде.
Азатлык белән сөйләшкәндә Сәрия ханым ике атна эчендә прокуратурадан җавап булыр дип өметләнүен дә әйтте. Ике атнадан артык вакыт узды, әмма прокуратура әлегә кадәр кеше хокуклары вәкиленә җавап бирмәгән.