Татар җырчылары күпбалалы авыру анага ярдәм концерты оештырды

Your browser doesn’t support HTML5

Татар җырчылары күпбалалы авыру анага ярдәм концерты оештырды

3 декабрь Казанның "Сәйдәш" мәдәният йортында Әлмәт шәһәрендә яшәүче күпбалалы әни – Роза Фәтхиевага "Йөрәктән-йөрәккә" дигән ярдәм концерты оештырылды. Аңа дүртенче стадия меланома (яман шеш) диагнозы куелган. Роза ханымның туганнары ярдәм сорап Татарстан хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать иткән, ләкин әлегә җавап юк, ди алар.

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче Роза Фәтхиевага 39 яшь. Күптән түгел табиблар аңа дүртенче дәрәҗә меланома (яман шеш) диагнозы куя. Апрель аенда Казанда Роза ханымга операция ясала һәм шуннан соң метостазалары тиз арада бөтен эчке органнарына тарала. Химия терапиясе курсларын үткәч, аның хәле авырая һәм ул ике атна хастаханәдә ятарга мәҗбүр була. Фәтхиевлар гаиләсенең чит илгә чыгу мөмкинлеге юк, чөнки анда дәвалану бәясе – 7 млн. сум. Шуңа күрә гаиләсе бер дәвалау курсы 115 мең сумлык “Зелбораф” даруы белән дәвалый.

Роза Фәтхиева бүген беренче группа инвалид. Апасы Лилия ханым Азатлык хәбәрчесенә әйтүенчә, Розаның ире балаларын карый (Наилгә – 15, Камиләгә – 8, Саматка – 6 яшь), ә барлык булган акчалар әниләрен дәвалауга китә, хәтта җитми дә әле.

“Без бары тик үз көчебез белән Розаны аякка бастырырга тырышабыз, безгә туганнар, дуслар, әти-әни ярдәм итә. Барлык акчаларны сеңлемнең исәнлеге өчен тотабыз, шуңа күрә бүген ярдәм сорарга мәҗбүрбез. Дарулар алу квотасы турында Татарстан президентына да, министрлыкка да хатлар яздык, әлегә бернинди ярдәм юк, бәлки алга таба хәл ителер”, ди Лилия Әскәрова.

Татар җырчылары хәйрия концертын үткәрү теләге белән Лилия ханымга үзләре мөрәҗәгать иткән. Берәүләре Роза Фәтхиева белән шәхси таныш булса, икенчеләре аның авыруы турында социаль челтәрдәге группасы аша белгәннәр. Җырчылар арасыннан әлеге концертны Алсу Фазлыева оештырган.


“Хәйрия чараларында бик еш катнашам, ләкин оештыру эше белән беренче тапкыр шөгыльләнәм. Роза ханым бәйрәм чараларын бизәүче буларак билгеле. Безнең өлкәгә дә якын булгач, бик тә ярдәм итәсе килде. Җырчыларны җыю бер дә авыр булмады. 30дан артык артист үз теләген белдерде. Һәркемгә дә мәгълүм, республикага квоталар бирелә һәм дарулар кайтарыла, ә авырулар бик күп. Шушы даруларны ала алу – ул бәхет эшедер. Татарстан хөкүмәте Лилия язган хатка битараф калмас дип өметләм”, диде Алсу.

Концерт билетлары 300-500 сум булган. Оештыручылар сүзләренчә, билетлар тиз арада сатылып беткән, хәтта билетларыгыз тагын юкмы дип сорап килүчеләр дә булган. “Сәйдәш” концертлар залы арендага бушка бирелгән. Җырчы ИлСаф фикеренчә, хәйрия концертында әллә ни зур акчалар җыеп булмый, ләкин монда килгән кеше авыруга битараф булмаганлыгын күрсәтә. Җырчының үз гаиләсенә дә әлеге кайгы таныш һәм шуңа күрә ул һәрчак хәйрия чараларында катнашырга тырыша.

Ярдәм тамашасында Илназ Баһ, “Зө-Ләй-Лә” триосы, Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Алсу Әбелханова, Гөлназ Сираева, Мөнир Рахмаев, Нурзадә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Илдар Әхмәтов, Гөлнара Габидуллина, ИлСаф, Ильвина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Сәнифә Рангулова, Артур Шөгаепов кебек яшь, билгеле җырчылар чыгыш ясады.

Гөлназ Сираева белән Роза Фәтхиева якташлар да икән әле. “Мин берничек тә килми кала алмадым”, ди ул. “Әлбәттә хәйрия концерты Розага күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәчәк. Тулаем кирәкле сумманы җыеп булмаса да, ул безнең барыбызның да рухи ярдәмне сизәчәк, акчадан кала, безнең булышуны тоеп, аның күңеле күтәрелер”, дип саный Гөлназ Сираева.

Концерт залында буш урыннар юк иде. Тамашачылар бер-берсеннән ишетеп, таныш-белешләре аша гаиләләре белән килгән. Рузилә Галләмова шулай ук танышыннан ишеткән. “Иң мөһиме - концертка килү түгел, ә билетын алу. Мондый авыруларга дәүләт һәм республика хөкүмәте, әлбәттә, булышырга тиеш, бөтенесен дә өеп халыкка гына калдырырга ярамый. Тамашачы йөри, ярдәм итә, сүз дә юк, ләкин хөкүмәт тарафыннан оештырылса тагын да әйбәт булыр иде”, ди Рузилә ханым.

Хәйрия концертлары соңгы елларда бик еш оештырыла. Бу берникадәр формалашкан тенденциягә әверелә. Җырчы Иркә әлеге күренешне бик әйбәт күренеш дип саный.

“Мондый ярдәм чаралары еш үткәрелергә тиеш. Әгәр дә без Роза ханым кебек кешеләргә булышабыз, башкаларга үрнәк күрсәтәбез икән – бу бик күңелле һәм изге эш. Без барыбыз да бүгенге көндә хәлле, акчалы кешеләр. 100 сум булса да чыгарып биргәннән беребез дә ярлыга әйләнми. Шуңа күрә һәрберебез ятимнәргә, авыруларга булышырга тиеш”, ди җырчы Иркә.

Мәдәният йорты фойесында махсус күргәзмә дә оештырылган. Әлеге күргәзмәдән берәр әйбер сатып алып шулай ук Роза Фәтхиевага ярдәм итү мөмкинлеге булды. Яман шеш белән авыручы ханымның апасы Лилия Әскәрова белдергәнчә, бу хәйрия концерты әле соңгысы булмас.