Мисырга юлламаларын кире тапшыручылар 70%ка кадәр акчасын кайтара алмый

Шәрм әш-Шәех

Русия кулланучылар хокукларын күзәтүче Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан бүлегенә Мисырга очышларның туктатылуыннан соң 74 шикаять килгән.

Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан бүлеге Мисырга юлламалар алып анда бара алмый калган туристлар өчен «кайнар элемтә» булдырган иде. 74 очракта сәяхәт ширкәтенең юллама өчен акчаны кире кайтармавына зарланып шалтыраттылар, дип хәбәр итә идарәнең Татарстан бүлеге.

Мисырга оча алмаган сәяхәт ширкәтләре өстәмә түләү белән башка илгә очуны тәкъдим иткән. Юлламаны кире тапшыру очрагында акчаның 10-70% алып калган. Кайбер ширкәтләр акчаны үзләрендә калдырып юлламаны киләсе елда тәкъдим итәргә сүз биргән. Идарә үз сәхифәсендә турширкәтләрне мәхкәмәгә бирергә ярдәмгә мәгълүмат әзерләгән, мәхкәмәгә үзләре мөрәҗәгать итә алмаучыларга ярдәм сорап барырга киңәш ителгән.

Русия туризмы башлыгы Олег Сафонов диңгез белән пляж ялын "читтән тагылган стереотип" дип атаса да, Русия туроператорлары Мисырга булган турларны Кырымга алыштыру мөмкинлеге юк, диде.