Кырымтатар фольклор сәнгатькәрләре Чаллы һәм Казанда чыгыш ясый

10 декабрь Чаллыда, 12 декабрь Казанда “Кырым” исемле сәнгать төркеме чыгышлары көтелә. Ансамбльнең Татарстанга беренче килүе.

Кырымда ут чикләнгән күләмдә генә бирелү сәбәпле сәнгатькәрләрнең Татарстанга сәфәрен оештыруда кыенлыклар булды, дип хәбәр итте Азатлыкка Татарстан мәдәният министрлыгы.

"Ут булмаса да киләләр. Көн саен аралашып торабыз. Ут сүнүнең кыенлыгын күрәбез, чөнки аларның интернетлары көнгә берничә сәгать кенә эшли, аралашу кыен", диделәр министрлыкта.

"Кырым" ансамбле 1990 елда Акмәчеттә оешкан. Директоры һәм сәнгать җитәкчесе – Украина һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәрвәр Какура. Чыгышлар 10 декабрь Чаллыда Орган залында, 12 декабрь Казанда "Пирамида" үзәгендә көтелә. Билетлар 200-500 сум.

Ансамбль репертуары бай һәм киңкырлы. Кырымтатарларның милли биюләре һәм җырлары, риваятьләре нигезендә югары сәнгати вокаль-хореографик композицияләр барлыкка килгән. Алар халыкның гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм хыялларын чагылдыра. Сәнгатькәрләр чубук-давыл, уд, зурна, кавал, най, даре, саз кебек милли музыка уен коралларында уйнаячак. Бу милли уен кораллары кырымтатар музыкасының кабатланмас үзенчәлеген һәм матурлыгын ишеттерә ала.

Ансамбльнең уңышы аны күп еллар дәвамында үз иҗатлары белән баетып килгән артистлар хезмәтенә нигезләнә: Кырым Автономияле Республикасының атказанган артистлары Гөлизәр Бекирова, Эдие Аблаева һәм Рөстәм Мәмәтов, Үзбәкстаның атказанган артисты Дилявер Бекиров, Дилявер Османов. Татарстан тамашачылары каршында Арсен Бекиров, Асие Саале, Сервер Какура, Әминә Мостафаева, Юныс Какура, Рәсүл Хәлил кебек танылган Кырым йолдызлары чыгыш ясаячак.