Анкара, Истанбул, Романиядә кырымтатарлар хокукларын яклап җыеннар узды

2015 елның 10 декабре, Анкара

Дөньяда кеше хокуклары көне алдыннан хокуклар торышы турында хисап игълан ителә. Быел анда Кырымда кеше хокукларының бозылуына мисаллар китерелгән.

Кеше хокуклары көнендә төрле илләрдә Русия илчелекләре һәм консуллыклары каршында кырымтатарларның хокуклары бозылуына каршы урам җыеннары узды. Анкарада Кырымтатар оешмалары платформасы оештырган чарага дистәләгән шәһәрдән татар үзәкләре җитәкчеләре һәм әгъзалары килде. Платформаның матбугат вәкиле Мүкрамин Шаһин үз чыгышында чараның максатын аңлатты.

"Русия Кырымны басып алды, бүгенге көндә Сүрия халкын утка тота. Бу гына җитмәгән, Төркиянең үз җирен саклау максаты белән Русия очкычын бәреп төшерүеннән соң Төркиягә каршы дошманча ялган пропаганда алып бара. Моңа каршы торырга, халыкны уятырга кирәк", диде.

Анкарада Кырымтатар оешмалары платформасы резолюциясе кабул ителде.

Your browser doesn’t support HTML5

Анкара җыенында резолюция укылды

Шундый ук җыен Истанбулда узды. Анкарада да, Истанбулда да чарага 200ләп кеше килгән иде. Ике чара да Төркия мәгълүмат чараларында яктыртылды
.

2015 елның 10 декабре, Истанбул

Романиянең Көстенҗе шәһәрендә узган җыенда Кырымда кеше хокуклары бозылуы туктатылуы таләп ителде.

"Без, Романия татарлары, НАТО әгъзасы булган дәүләт ватандашлары буларак, кеше хокуклары, халыкара килешү һәм нормаларның үтәлүен таләп итәбез. Без Кырымны басып алуны туктатуны һәм аның Украинага кире кайтарылуын таләп итәбез. Русия Федерациясе үзенең күршеләренең, бу очракта Украинаның бәйсезлеге, суверенитеты, территориаль бөтенлеген саклау белән бәйле үз өстенә алган бурычларын үтәргә тиеш. Кырым ярымутравы Украина составына кире кайтырга тиеш, бу Көнчыгыш Европа һәм Кара диңгез буендагы киеренкелекне киметү өчен мөһим. Үз язмышыбыз өчен борчылу кичереп, без шулай ук кырым татарлары җитәкчеләре Мостафа Җәмилев һәм Рифат Чубаровка карата кертелгән санкцияләрне гамәлдән чыгаруыгызны үтенәбез. Кырымга үз Ватаннарына кайту тыелган Мәҗлес әгъзаларының һәммәсенә дә бу хокук кире кайтарылырга тиеш. Без барлык татар сәяси тоткыннарын кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итәбез. Без кырым татарларына демографик басым ясауны кичекмәстән туктатуны таләп итәбез. Кичекмәстән демократик фикер белдерү иреге бирелүне,этносларның килешеп яшәве хакында Европа стандартларынының эшләвен оештыруны таләп итәбез. Без Кырым җирлегенә халыкара оешмалар вәкилләре күзәтүчеләрне кертүләрен таләп итәбез , диелгән Романия татарлары кабул иткән белдерүдә".

Көстенҗедә урым җыены

Хат Төркия, Украина һәм АКШ Бухарестта урнашкан вәкиллекләренә дә җибәрелде.