Миңнехановны Telegram-да ничек кулланып була?

Стикерларда президентның төрле чараларда төшкән һәм төрле эмоцияләр чагылдырган фотолары сайланган: берсендә ул баш бармагын күрсәтә, икенчесендә усал итеп карап тора, өченчесендә кул чаба.

14 декабрь Telegram социаль челтәрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сурәтле стикерлар (эмоция һәм хисләр белдерү өчен рәсемнәр) барлыкка килде. Аларны Казанда урнашкан Alto Vision студиясе башлыгы Марат Хәбибуллин ясаган. Бу хакта ул үзенең Фейсбук сәхифәсендә яза.

Хәзерге вакытта Telegram-да Миңнеханов сурәте төшкән ун стикер бар. Аны пакеты белән моннан бушлай йөкләргә була. Стикерларга дизайнер президентның төрле чараларда төшкән һәм төрле эмоцияләр чагылдырган фотоларын сайлаган: берсендә ул баш бармагын күрсәтә, икенчесендә усал итеп карап тора, өченчесендә кул чаба. "Кемдә Миңнехановның яхшырак фотолары бар - җибәрегез, өстим", дип яза дизайнер.

Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә аралашуны стикерлар, смайликлар һәм эмодзиларсыз күз алдына китереп булмый. Telegram-дагы Миңнеханов стикерларын нинди очракларда кулланырга була? Сурәтләрне карап чыккач, без шундый берничә очракны күз алдына китереп карарга тырыштык.

1. Очрашуга соңга калганда җибәрергә менә дигән стикер.

2. Сез язган сүзләрне кайчак Т9-системы кирәкмәгән сүзләргә үзгәртеп, бик кызык очраклар барлыкка китерергә мөмкин. Шундый очракта бу стикер сезне коткарып кала ала.

3. Монсын түрәләр хезмәткәрләренә еш җибәреп тора ала.

4. Миңнеханов стикерларыннан иң позитивы. Аны иң күңелле очракларда кулланырга була.

5. Президентның атна саен хоккей уйнавы билгеле. Бу да стикерларда чагылган.

6. Бу стикер битарафлыктан башка берни дә чагылдырмый сыман. Ләкин битарафлык та эмоция бит.

7. Бу стикер белән һәрнәрсәне хупларга була.

8. Миңнехановның бу сурәттә нишләве төгәл билгеле түгел, ләкин ул ризык белән бәйле булуга охшаган.

9. Бу стикер да түрәләр өчен файдалы.

Telegram - Павел Дуров 2013 елда барлыкка китергән проект. Программист мессенджер нигезенә шифрланган аралашу (хатларны махсус хезмәтләр укый алмасын өчен) идеясен салган. Аны смартфоннарда, планшетларда һәм компьютерларда кулланып була.