Чаллыда табиб Андрей Железновны үтерүдә гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдинов хәзер тикшерү изоляторында тотыла. Ул 11 декабрь кулга алына. Тикшерүчеләр әйтүенчә, җинаять урыныннан беркая китми, үтерүен шунда ук таный.
Мисбах Сәхәбетдинов Тукай районы Яңа Мусабай авылында туып үскән. Ул шушындагы йортта яши дә башлаган. Ләкин озак еллар Чаллыда яшәгәч, туганнары биредә генә булгач, гел килеп-китеп йөргән. Чаллыдагы туганнарының берсе Асия Зиннурова белән очрашып булган вакыйгаларны искә алдык.
– Асия апа, сез табиб Андрей Железновны үтерүдә гаепләнүче Мисбах бабай Сәхәбетдиновның туганы буласыз икән. Мисбах бабайга аз гына бәяләмә биреп китсәгез иде, ниндирәк кеше ул?
– Мисбах абый 85 яшенә җитеп авызына аракы, тәмәке алган кеше түгел. Әшәке сүзләрне дә аннан ишетмәдек. Искиткеч тәрбияле, итагатьле кеше булып 85 яшенә җитте. Ул өендәге чебеннәрне дә җан ияләре бит дип үтермичә, куып чыгарырга тырыша иде. Акыллы, тәрбияле кеше иде. Әгәр аны шушы эшне эшләү дәрәҗәсенә җиткермәсәләр, ул бу эшне эшләмәгән дә булыр иде.
– Үтерүне табиб Андрей Железновның кайчандыр Мисбах бабайны башыннан түбәтәен салуын соравы белән аңлатулар да бар. Монысы ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә икән?
– Түбәтәй вакыйгасы хакында мин дә ишеттем. Кайчандыр ул бармагы сынгач шушы табибка күренергә бара. Табиб әйтә, әгәр түбәтәеңне салмасаң, мин сине кабул итмим, ди. Ә Мисбах абый “мин түбәтәемне салмыйм”, дигән. Шушы кешенең, 80не узган ак сакаллы картның түбәтәенә бәйләнү дә тиешле булмагандыр инде.
Your browser doesn’t support HTML5
– Асия апа, түбәтәй хакында сүзләр табиб үлгәч кенә чыктымы, бәлки Мисбах бабай шушы очрак хакында шул вакытларда ук кемнәргәдер сөйләгән дә булгандыр?
– Ул күп сөйләшә торган кеше түгел иде. Бәлки кемнәргәдер сөйләгәндер дә. Ул хәзер бит авылда яши иде. Элегрәк Чаллының ЗЯБ бистәсендә яшәде. Аны акыллы, төпле кеше дидем бит, шушы хәлгә китереп җиткергәч, бу гамәленең ахырын да ныклап уйлагандыр, башкаларга гыйбрәт тә булсын диюе дә бар. Мин үзем шулайрактыр, дим.
– Шулай ук, Мисбах бабай Яңа Мусабай авылында имам булып торган дигән сүзләрне дә тараттылар. Монысы ни дәрәҗәдә дөрес?
– Мәчеткә йөрде ул. Намазларны укыды. “Җомганы мин алып барам, башка кешеләре юк”, дия иде. Һәрхәлдә указлы мулла түгел иде. Мәетләр озатты, намазларын укыды.
Асия Зиннурова белән сөйләшүдән соң Мисбах Сәхәбетдиновның гаилә хәле белән дә кызыксындым.
Мисбах бабай өйләнмәгән булган. Баласы юк. Ул гаиләдә алтынчы бала була. Биш апасы, бер сеңлесе белән үсә. Апалары да кайсы 90 яшькә якынлаша, кайсылары 90ны узган.
Мисбах Сәхәбетдинов беренче мәхкәмә утырышында үзенең биш ел элек булган бу хәлгә бик каты рәнҗегәнлеген, табибның ярдәм күрсәтүдән баш тартуыннан соң авырып китүен һәм шулай ук кеше үтерүнең зур гөнаһ булуын аңлавын да сөйләде.
Шушы вазгыятькә бәйле рәвештә без Русия тикшерү комитетының Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Карасевка да мөрәҗәгать иттек. Ул бары булган вакыйгаларга комментар бирергә генә ризалашты. Аның аңлатмалары түбәндәгеләрдән гыйбарәт булды:
“Русиянең Татарстандагы тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Чаллыдагы бүлеге Русия җинаятьләр кодексының 105 маддә, 1 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатты. Беренчел тикшерүләргә күрә, 2010 елның җәй көнендә уң кулындагы баш бармагы җәрәхәтләнгән Мисбах Сәхәбетдинов шәһәрнең 4нче санлы хастаханәсенә килә. Табиб Железнов аны кабул иткән вакытта баш киемен салу зарурлыгы, чөнки монда медицина учреждениесе булу, барысы да стериль чиста булуы турында әйтә. Сәхәбетдинов беркайчан да, бернинди шартларда да түбәтәен салмаячагын белдерә. Табиб үз чиратында пациентның хастаханә кагыйдәләрен бозуы сәбәпле дип, Сәхәбетдиновны кабул итми, аңа ярдәм күрсәтми. Шушы вакыйгадан соң ул чыгып китә.
Your browser doesn’t support HTML5
Шул вакыттан бирле, 2010 елдан башлап, Сәхәбетдинов Железновны үтерү максатын куя. Шуның өчен кул астында булган материаллардан ату коралы ясый. Ул бу эшләрне өендә һәм авылдагы хуҗалыгында башкара. Бу коралны ул шулай ук сынап та караган.
Инде корал куллануга әзер дигән фикергә килгәч, Железновны үтерүгә әзерләнә. Шул максаттан табиб Железнов эшләгән дәваханәгә юнәлә. Шунда корбанын көтеп тора һәм Железнов дәваханә ишегеннән кереп барганда аның аркасына ата. Табиб алган яралардан хастаханәдә вафат була. Үтерүдә шикләнелүче тикшерү барышына кулга алына”.
Карасевтан без сорау алу вакытында басым булу-булмавы, Мисбах Сәхәбетдиновның гаебен тануы ирекле-ирексез булуы белән дә кызыксындык. Тикшерүче эшнең бернинди басымсыз баруы турында белдерде.