Президент атамасы: референдум үткәрүгә ихтыяҗ юк

Русия президенты Владимир Путинның, Татарстан президент атамасы мәсьәләсен үзе хәл итсен, дигән сүзләреннән соң, бу хакта референдум үткәрү тәкъдимнәре әйтелә башлады.

Татарстанда президент атамасын саклап калу өчен республикабызда референдум уздырырга кирәк дигән фикерләр яңадан еш яңгырый башлады. Әмма, түбәндә язылган фактлар нигезендә фикерләсәк, референдумны уздыруның әлегә бернинди хокукый нигезе юк.

Белгәнебезчә, Татарстан һәм Русия конституцияләре нигезендә республикабыз дәүләт булып тора. Татарстанның исә, һәр дәүләткә хас булган сыйфатлары бар - мөстәкыйль хакимият органнары, хокук системасы. Президент атамасы - нәкъ шундый сыйфат һәм шуңа күрә конституция буенча Татарстандагы югары вазифаның атамасы "президент" булып тора. Шулай ук, федераль конституция нигезендә хакимият органнарының эшләү тәртибен, аларның аталышын республика, дәүләт буларак, үзе билгели.

Булган конституцион нормаларны тормышка ашыру өчен (ул болай да тормышка ашырыла) референдумны уздыру - хокукый мантыйкка керми торган әйбер.

Шуны да онытмыйк: хәзерге вакытта Татарстан - федераль үзәк белән аерым шартнамә нигезендә федератив мөнәбәтләр урнаштырган бердәнбер төбәк булып кала. Шартнамә Татарстан конституциясен, үзенчәлекләрен, 1994 елгы шартнамәне һәм 1992 елда уздырылган үзбилгеләнү референдумын таный. Бу шартнамәгә ике президент - Татарстан һәм Русия президентлары кул куйган, димәк Русия бездә президент булуны таный. Бу шартнамә федераль үзәк тарафыннан (төбәк башлыклары исемнәренә карата) урнашытрылган таләпләрдән үзенә күрә бер искәрмә булып тора.

Иң беренче чиратта, Татарстан хәзер яңа шартнамә яки булганын дәвам иттерү турында сүз алып барырга тиеш. Бу президент институтын саклап калу өчен киләсе ун елга төпле нигез булып торыр.