Эстониядә җиһадка ярдәм итүче ике русияле хөкем ителде

25 яшьлек Рамил Хәлилов җиде, ә 30 яшьлек Роман Менько биш елга төрмәгә хөкем ителгән.

Талинның Харьюский өязе мәхкәмәсе Эстониядә яшәүче Русиянең ике ватандашын ислам террорчылыгын финанслаган һәм яклаган өчен төрмә җәзасына хөкем итте. 25 яшьлек Рамил Хәлилов җиде, ә 30 яшьлек Роман Менько биш елга төрмәгә хөкем ителгән. Икесе дә Эстониядә туган һәм даими яшәү рөхсәтенә ия.

Хөкем ителгәннәрнең танышы Иван Сазанаков, яисә Габдрахман Азан беренчеләрдән булып Эстониядә Сүрия җиһадчыларына кушылган һәм олы яшьтә ислам кабул иткән. 2013 елның җәендә ул Мисырга гарәп телен өйрәнергә китә һәм нәкъ шунда җиһадчылар белән танышкан дип фаразлана. Шуннан ул Төркия аша Сүриягә барып җитә.

Гаепләү ягы белдерүенчә, Сазанаков ниятләрен белгән Хәлилов аңа Анталиядән чик буендагы Хатайга билет сатып ала. 2013 елның көзендә Сазанаковның радикал кәефләрен белгән Манько аның өчен дип "җиһадка" Хәлиловка 600 евро биргән. Октябрьдә Хәлилов Сүриягә Сазанаковка шулай ук ислам кабул иткән аның хатыны Лолита һәм ике балигъ булмаган кызларын алып килә һәм акчаларны тапшыра. Манько шулай ук Сазанаковка Western Union аша акчалар җибәрергә тырыша, әмма бу эшен төгәлли алмый. 2014 елның февралендә Манько чираттагы акчаны җыярга Ригага килә. Иминлек полициясе икесен дә Таллинда 2015 елның апрелендә тоткарлый.

Дәүләт прокуроры Лаура Вайк әлеге эш нигезендә акчаларның күләме зур түгеллеген, әмма җиһадчыларның эшчәнлеге бары матди ярдәм күрсәтелү аркасында гына мөмкинлеген әйтте. Хөкем ителгәннәрнең икесе дә үз гаебен танымаган.

Адвокат Олави-Юри Луйк белдерүенчә, җинаять эшендә Маньконың Сазанаковка акча күчерүе турында бер генә дә язмача дәлил юк.

2014 елның иминлек полициясе хисабында Эстониядән Сүриягә исламчылар рәтендә хәрби чаралар катнашу өчен берничә кеше китүе хәбәр ителә.