Буркина-Фасода кунакханәдән 126 тотык коткарылды

Буркина-Фасо иминлек көчләре кунакханә янында

France-Presse хәбәр итүенчә, һөҗүм вакытында 18 илдән 23 кеше һәлак булган, 33 кеше яраланган.

Буркина-Фасо башкаласы Уагадугу шәһәрендәге Splendid кунакханәсеннән һәм аның янындагы Cappuccino кафесыннан тотыкларны коткару операциясе төгәлләнде. Җомга кичендә кораллы сугышчылар кунакханәне басып алган иде.

Буркина-Фасо хакимиятләре хәбәр итүенчә, коткару операциясен хөкүмәт көчләре француз махсус көчләре ярдәмендә үткәргән. France-Presse хәбәр итүенчә, һөҗүм вакытында 18 илдән 23 кеше һәлак булган, 33 кеше яраланган.

Хөҗүмне "Ислам мәгърибендәге Әл-Каидә" оешмасы үз өстенә алды. Splendid янындагы тагын бер кунакханә һөҗүмгә дучар булган дип тә хәбәр ителде. Splendid кунакханәсендә гадәттә БМО хезмәткәрләре һәм Европа илләре туристлары туктала.

Франция президенты Франсуа Олланд Буркина-Фасодагы кораллы сугышчылар һөҗүмен "күңел кайтаргыч һәм михербансыз" дип атады. Франция президенты идарәсе белдерүендә Олландның Буркина-Фасо президенты Рок Марк Кристиан Каборега тулысынча теләктәш икәнлеге әйтелә.

Ике ай чамасы элек "Әл-Каидә" сугышчылары Мали башкаласы Бамакодагы Radisson Blu кунакханәсендә кешеләрне тотык итеп алды. 20 кеше һәлак булды, аның 14-е чит ил кешесе иде.