Гүзәлнең уңышын күпсенмәгез

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы социаль челтәрләрдә кызу бәхәс уятты. Бөтенрусия "Зур китап" әдәби бәйгесендә җиңгән әсәргә кемдер югары бәя бирсә, кемдер аны хәтта татарга каршы әсәр дип атый. Сезнең игътибарга язучы Марат Кәбиров фикерен тәкъдим итәбез.

Кызык инде ул иҗат юлы: үзеңнән уңышлырак каләмдәшләр турында гел начар уйлыйсы килеп кенә тора. Бигрәк тә ул синнән яшьрәк, талантлырак, чибәррәк булса.

Мин дә башта шулайрак уйладым. Соңыннан егерме беренче еллардагы ачлык турындагы бер повестема карата: "татарда адәм ашау күренешен сурәтли" дип әйткәннәре искә төште. "Милләт бетә", "бу күренеш безгә хас түгел" белән бәйле бүтән әсәрләр. "Елмаю"дан соң "ир-ат язучы хатын-кыз психологиясен бу дәрәҗәдә белә алмый" - дип шик белдерүләр...

Гүзәлнең романы тирәсендәге бәхәс, нигездә, Зөләйханың руска кияүгә чыгуына бәйле.

Яхшы.

Мәскәүдә яшәп, коллегалары белән очрашканда: "Татар бетә бит", "Милләтебез авыр хәлдә, аңа ничек ярдәм итәргә инде" - дип кайгырган кыяфәт чыгаруга мохтаҗлыгы булмаган язучы, миңа калса, Зөләйханың урыска гашыйк булуы "милли трагедия" булачагы турында уйлап та карамаган. Ничек булган - шулай язган инде.

Әгәр Зөләйха урыска түгел, ә берәр кыргый кабилә вәкиленә кияүгә чыгып бәхетен тапкан булса? Яки берәр вампирга (С. Майердагы кебек)? Яки икенче бер татарга? Бу тиклем үк скандал булы иде микән?

Юктыр дим.

Әй, әфәнделәр... Сез милли мәнфәгатьләрне үз булдыксызлыгыгызны аклау коралына әйләндермисезме ул?

Бу риторик сорау гына, әлбәттә. Бүгенге татар язучылары арасында "эһ" тә итмичә дөньяны яуларлык талант ияләре дә бар. Әгәр әле яулап өлгермәгәннәр икән, димәк, вакытлары юк, яки бу аларга кызык түгел. Ну, тәмен татып өлгермәгәннәр.

Ләкин башка нәрсә бар. Әгәр без Гүзәлнең романындагы юк кына нәрсәләрне дә бик якын кабул итәбез икән, димәк, аңастында (яки күңел түрендә) үзебезне урыстан да кимрәк милләт дип сизәбез. Болай дию дә дөрес түгел. Ниндидер "комплекс неполноценности" бар бездә. Үз уңышсызлыкларыбызның сәбәбен уңышлы әсәрләрдән, вакыйгалардан, кешеләрдән, милләтләрдән эзләргә мәҗбүр итүче ниндидер хисме, исемен белмим, тик нидер бар.

Ә тискәре персонажларны сурәтләгән чиркангыч моментларны тоташ милләткә кабул итәргә кирәкмидер, бәлки. Без аларны барыбыз да бер үк дәрәҗәдә яман итеп сурәтлибез. Татар язучылары да. Хәтта бөекләре дә. Тукайны исә төшерегез, һичьюгы Кисекбашын.

Әлбәттә, әдипләребезнең ризасызлык белдерүе көнләшүдән генә түгел. Моның үз социаль сәбәпләре бар. Күпләре Гүзәл ише генә язмый. Шулай булса да Русия күләмендә түгел, ә Татарстанда да танылу тапмаганнар. Алар рәнҗемичә кем рәнҗергә тиеш инде, бер карасаң. Ләкин моның өчен Гүзәл дә, бүтән "популяр язучы" да гаепле түгел бит. Алар үзләре дә гаепле түгел. Нишлисең инде. Эдгар По үзенең графоман икәненә тулы ышыныч белән үлеп киткән. Ул яшәгән чорда популяр булган берәр язучыны атый аласызмы? Кинәт кенә.

Ә популярлык ул - бары тик популярлык кына. Ул бөеклек тә, тирәнлек тә, талант та, гомумән, популярлыктан башка бернәрсәне дә аңлатмый.

Шуңа күрә, Гүзәлнең бүгенге уңышын, популярлыгын күпсенмәгез. Бу китабы сезгә ошамаса да, аның таланты да осталыгы да җитәрлек, әле сез яратырлык әсәрләр дә иҗат итәр. Бу уңышы да сезнең исәпкә түгел. Моңа кадәр андый премия барлыгын да белми идегез ич. Ә монда ким дигәндә дә бер татар исеме яңгырады.

Хаталарын да гафу итәргә кирәктер. Аз гына кечелекле, кешелекле булырга. Иҗат - ул алтын эзләү кебек бит инде: эзлисең икән - ансын-монсын тотып карыйсың, ялгышасың, кабат башлыйсың, эзләмисең икән - туктыйсың һәм яшь чагында тапкан бармак башы кадәр алтын турында сөйләп гомер үткәрәсең. Һәм яшисе елларың азайган саен, яшьлектәге уңышың зурая бара. Ну, безнең тарихи романнардагы кебек. Әмма тарих беркемнең дә шәхси биләмәсе түгел.

Мин Гүзәлгә хөрмәт белән карыйм. Тик минем караш бернинди әһәмияткә дә ия түгел. Барсы да тик сезнең теләктән тора.

Сезнең теләк булса, Рудольф Нуриев дөнья аренасына Казан сәхнәсеннән сикергән булыр иде. Югыйсә, шул ук бер Нуриев ич инде ул.

Әгәр сез күтәрергә уйламаган кешеләр кайдадыр читтә калкып адәм булалар икән, белмим инде, бу - аларның язмышы шундыймы, әллә сезнекеме?

Һәрхәлдә, мин аны талантлы дип уйлыйм һәм киләчәктә халкыбыз горурлана алырлык шәхес булырына өметләнәм. Өметләрем акланыр дип уйлыйм.

Ә Гүзәлгә артык бәйләнмәгез. Бу аның беренче зур уңышы. Соңгысы түгел. Аның белән безгә горурланырга язсын дип теләгез.

Һәрбер иҗатчы көнчел импотент белән яшәгән хатын язмышын кичерә. Үзенекеннән дә рәт юк, читтә танылса да гаеплиләр.

Марат Кәбиров
язучы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра