Уфа урамнарын кар басты. Чистартучы юк

Your browser doesn’t support HTML5

Уфа урамнарын кар баскан

Уфада көчле буран чыгып кала урамнарын кар каплады. Шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләре бу юлы да табигать афәтенә әзерлексез калды. Азатлык хәбәрчесе Уфа урамнары буйлап үтеп моңа үзе инанды.

Русиягә кыш килде: Мигрантлар, коткарыгыз!

Кыш атлы табигать афәте Башкортстан башкаласында гына түгел, Русиянең башка шәһәрләрендә дә күзәтелә. Русиягә янә кыш килде – карлары, бураннары, бозлавыклары белән. Ә менә урамнарны чистартучы юк. Күп кенә урыннарда бу эшне нигездә мигрантлар башкара иде – әллә алар китеп беткән, әллә арзанга эшләргә теләми. Халык социаль челтәрләрдә "Мигрантлар, зинһар кайтыгыз, коткарыгыз!" дип оран сала.

Your browser doesn’t support HTML5

Русия халкы оран сала: Мигрантлар, коткарыгыз!