Аутизмлы баланың анасы гаепләүләреннән баш тартмый

Азалия һәм аның әнисе Людмила Сорокина

Яшел Үзән районы хакимияте вәкилләре, Татарстанның балалар хокуклары өчен җаваплы вәкиле һәм 33нче балалар бакчасы мөдире, рәсми тикшерү тәмамланмаса да, аутизм белән авыру баланың кыйналу хәбәре расланмады, ананың фикере кирегә үзгәрде дигән белдерүләр ясады. Шау-шу куптарган ана исә моны "ялган һәм вакыйганы йомып калу тырышлыгы" дип атый.

Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнварда Людмила Сорокина Яшел үзәнгә Казаннан хәбәрчеләрне чакырып, аутизмлы баласының 33нче балалар бакчасында кыйналуы хакында белдергән иде. Дәлил итеп ул кызның колак йомшагындагы яраның, төшкән тешнең, шешкән кулның рәсемнәрен күрсәтте.

Азатлык хәбәрчесе ананың чыннан да фикерен үзгәртү, гаепләүләреннән баш тарту-тартмавын ачыклау өчен Яшел Үзән каласына барып Людмила Сорокина белән очрашты.

Ана кеше Азатлыкка гаепләүләреннән бер адымга да чигенмәвен, хакимият вәкилләренең бер-берсен яклавын белдерде. Алай гына да түгел, аның һәм шушы балалар бакчасында эшләгән әнисе Галя Сорокинаның әйтүенә караганда, Азалияне балалар да, олылар да еллар буе кыерсыткан.

Хакимият вәкилләре бертавыштан кире кага

Рүсиякүләм җәнҗал купкан вакытта аңлатмалар бирергә теләмәгән Яшел үзәндәге 33нче балалар бакчасы мөдире Лариса Демьяненко да, Яшел үзән районы мәгариф идарәсе башлыгы Рәйсә Афанасьева да, 18 гыйнварда җирле һәм хәтта Мәскәү хәбәрчеләрен чакырып, "балалар бакчасында аутист кызның кыйналу хәбәре расланмады" дигән белдерүләр белән чыкты. Ягъни кыз җәрәхәтләрне каядыр башка җирдә алган булырга мөмкин диелде. Кайбер ата-аналар да "Азалия үзе безнең балаларны кыйный", "безнең балалар аннан курка", "аның әнисе бик хисле, аңа сүз дә әйтеп булмый", дигән рухта чыгышлар ясады.

Соңыннан Яшел Үзән районы прокуроры Владимир Циома да, Русия эчке эшләр министрлыгының Яшел үзән районы бүлеге җитәкчесе Айрат Хантимиров та "ана капма-каршы фикергә күчте", "кыйналу расланмады", дигән белдерү ясады.

Шул исәптән Татарстандагы бала хокуклары өчен җаваплы вәкил Гүзәл Удачина да Азатлыкка, "бала кыйналмаган, анасы үзе дә аның сүзләре күпертелүенә аптыраган", диде. Баштарак үзе тикшерү үткәрергә кушкан Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Павел Астахов шул ук сүзләрне кабатлады.

Әнисе гаепләүләреннән баш тартмый

Әмма болардан соң ананың үзеннән фикер сораучы булмады. Кыйналу хәбәрен кире кагуга багышлаган матбугат очрашуына да ул чакырылмаган иде. Балалар бакчасында Азалияне яклаган төркемдәше, 5 яшьлек Дәүләтнең әбисе Гүзәл Нәҗмиевага да сорау бирүче булмады. Әбисенең якынча биш ел буе балалар бакчасында бала белән бергә күргән михнәтләре хакында да төпченүче табылмады.

Шуңа Азатлык хәбәрчесе аларга сүзне бирергә булды.

Your browser doesn’t support HTML5

Аутизмлы баланың анасы гаепләүләреннән баш тартмый

Гүзәл ханым сөйләгәнчә, балалар бакчасыннан кайткач, оныгы Дәүләт төркемдәшләренең Азалияне кыйнау, бер баланың аны тотып тору, икенчесенең аны колагыннан каты тарту, аның егылып төшүе, теше төшүе һәм кан чыгуы хакында әйткән. Соңыннан, Тикшерү комитеты вәкилләре балалардан сорау алганда, Дәүләт тәрбияченең яңадан орышуыннан куркып, "кан түгел, чөгендер иде, Азалияне кыйнау вакыйгасы булмады", дип җавап бирде, диде әбисе Гүзәл Нәҗмиева.

"5 яшьлек Дәүләтебезне шау-шу чыкканнан соң икенче көнне "нигә шулай әйттең" дип төркем алдында әрләп елаткан булганнар", дип әйтте ул.

Азалия колагындагы яра

Азалияне алырга килгәч, кызның әбисе Галя Сорокина да кызның авызын каплап утыруы, тәрбиячеләрнең нигәдер кигән киемен юып куюлары, шәфкать туташының гел алар тирәсендә бөтерелүен искә ала. Җәрәхәтләрне ул өйдә генә күреп ала һәм шунда кызның нигә авызын каплап утыруын, бик борчылган кыяфәттә булуын аңлап ала.

Аның сүзләренчә, бу аутист оныгын кыерсыткан беренче генә очрак түгел. Тик моңарчы алар түзгән, балалар бакчасында үзара хәл итәргә тырышкан яки җирле мәгариф идарәсенә, республика мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

"Юләр килде, кыйна аны"

Балалар кыйнаган очракта, "моңа юл куйган тәрбияче гаепле" дигән фикердә тора аутист баланың әнисе Людмила. Азалия килгәндә "Юләр килде, кыйна аны дип йөгереп чыгалар иде", дип сөйләде ул. Балаларга, тәрбиячеләр дә, аналар да "алай әйтергә ярамый" дип шелтә ясамауга йөрәге әрни ананың. "Төркемдәшләр төрткәләргә тырышса, олылар, кызның бик каты катнашырга теләге булса да, бәйрәмнәрдән, дәресләрдән читләштерде", дип сөйли ана.

Ул бөтен балалар белән түгел, чишенү бүлмәсендәге урындыкта йоклый торган булган. Бу хакта мәгълүмат чаралары да сөйләде. Моны кызның әнисе һәм әбисе дә раслады. Моны бала хокуклары өчен җаваплы вәкил Гүзәл Удачина да кире какмый һәм үзенчә аңлатта: "Ул балалар белән бергә булганда, йокы бүлмәсендә истерикага бирелә торган булган, башка балаларга комачаулаган һәм гадәтләнгән урында яткач, тынычланып китә торган булган".

14 гыйнварда булган хәл һәм башка кыерсыту мисалларын Людмила Сорокина бәйнә-бәйнә прокурор Владимир Циомага юллаган хатта язган булган. Бу хатның күчермәсе Азатлык хәбәрчесендә дә бар.

Бу гаепләүләрне кире кагу яки раслау үтенече белән Азатлык хәбәрчесе Яшел үзәндәге 33нче балалар бакчасы мөдиренә шалтыратты. Лариса Демьяненко район мәгариф идарәсе рәисе рөхсәт итсә генә ниндидер җавап бирә алуын әйтте. Яшел Үзән район мәгариф идарәсе башлыгы Рәйсә Афанасьева Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә: "Әйтәсе сүзебезне әйттек инде, кыйнау вакыйгасы булмаган, булмаган әйберне эзләмәгез, хәзер тикшерү эше бара, аптыратмагыз безне, туйдырып бетердегез инде", дип җавап бирде.

Людмила Сорокина сүзләренчә, бу хәл җәмгыятьнең инвалид балаларны күрергә әзер булмавын һәм күрергә теләмәвен күрсәтә. Мәсәлән, төркемдәге ата-аналар еллар буе, бер ташлап, бер яңадан башлап, инвалид баланы куу турында күмәк хат астына имза җыеп йөри торган булган. Бу каршылык югары ноктага җиткәч, мәгариф түрәләре кызга өстәмә караучы - тьютор бирергә булган. Әмма моның өчен махсус өйрәтелгән педагог җибәрелмәгән, ә мөдир сөйләгәнчә, йә ашарга пешерүче, йә хуҗалык өчен җаваплы кеше төп эшеннән аерылып бала янында төркемдә 2 сәгать утырып киткән. Әмма бу да озакка бармаган.

"Җәмгыять авыру балаларны кабул итәргә әзер түгел"

Людмила Сорокина, балаларны гына түгел, бөтен җәмгыятьне тәрбияләргә кирәк, ди. Аның сүзләренчә, башка балалар бакчаларында, тәрбиячеләр сабыйларга "башка төрле балалар да була", дип инвалидларга түземле булырга өйрәтә. Моны ул махсус өйрәтелгән белгечләр дә түгел, махсус балалар бакчасы да түгел, кайбер тәрбиячеләрнең җылы карашы белән генә аңлата. Моны ул шәһәрдәге башка аналар сүзенә таянып сөйли. Людмила сүзләренчә, ул үзенең кызындагы кебек аутизм диагнозы белән Яшел үзәндә тагын 60лап баланы белә.

Шулай итеп, Азалиянең балалар бакчасына йөрүе тәмамланды. Аның әнисе башка анда аяк атламаска булды. Әбисе дә шундук эштән китәргә мәҗбүр булган. Азалиягә инде 7 яшь, ул мәктәпкә барырга әзерләнәчәк. Алда бердәнбер мөмкинлек - 2нче коррекция мәктәбенә керү. Ләкин бу кызның сәламәт кешеләр җәмгыятенә кушылуы барып чыкмаячак дигән сүз. Яшел Үзән районы башлыгы белән очрашуда Людмила Сорокина әйтүенчә, хакимиятләрнең бер гадәти мәктәптә инвалид балалар өчен аерым сыйныф оештыру вәгъдәсе яңгыраган. Барып чыгармы, хәзергә чамалау авыр.

Азалиянең әнисе хәзерге вакытта аңа яхшы психолог эзли, чөнки кызчык бу вакыйгаларны бик авыр кичерә икән. "Азалия соңгы вакытта бик боек йөри, уйнамый да, көлми дә, юрган астында, дөньядан качып ятарга гына тели", дип сөйли Людмила. Әмма әнисе кызын дөньяга алып чыгу һәм җәмгыятькә яраклаштыру тырышлыкларын ташламый. Людмила үзе кебек инвалид балаларны үстерүче аналарны берләштерүче "Без бергә" ("Мы вместе") иҗтимагый оешмасын җитәкли һәм иганәчеләр ярдәме белән балаларны театр студиясенә, бассейнга, бәйрәмнәргә йөртергә тырыша.