ФСБ Төркия студентларын Атом университетыннан куган

Воронеж, Самар һәм Мәскәү югары уку йортларыннан 13 Төркия ватандашы куылган.

Төркиянең өч студентын Мәскәү инженер-физик институтының Обнинскидагы Атом энергетикасы университетыннан куганнар. ФСБ аларның Русиядә калуын “теләмәгән”. Бу хакта Баш прокуратура Кеше хокуклары шурасының студентларның уку йортларыннан куылу сәбәпләрен сорап җибәргән җавабында хәбәр итте.

Мәскәү, Воронеж һәм Самар университетларыннан тагын 10 кеше куылды. Аларның тугызы “килешүне бозуда” гаепләнә, берсе үзе теләп китте, диелгән.

2015 елның декабрендә Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов Мәскәү инженер-физик институтыннан “начар укыган 2-3 төрек ватандашы куылды”, дигән иде. Уку йорты ул чакта бу мәгълүматне кире какты. Эшкә Кеше хокуклары шурасы катнашкач, Төркия ватандашларының куылу сәбәпләре ачыкланды.

24 ноябрь Төркия чик бозган Русия очкычын бәреп төшерелгәннән бирле ике ил арасында мөнәсәбәтләр начарайды. Икътисади, дипломатик чикләүләр белән беррәттән Татарстан белән Башкортстан төрки мәдәниятләрне берләштергән Төрксой оешмасы белән элемтәләрне өзәргә мәҗбүр булды.