Узган ел Татарстанда бер мең кешегә 12 үлем туры килгән. Бу соңгы дистә елда иң яхшы күрсәткеч. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында министр Гадел Вафин 2015 елга нәтиҗә ясады. Утырышта президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Министр сүзләренә караганда, үлүчеләр саны Тәтеш, Спас, Югыры Ослан, Кама Тамагы һәм Әтнә районнарында югарырак булып кала. Яңа туган балалар арасында үлемнәр 7.4% кимегән. Бу бер мең балага 6.03 бала дигән сүз.
Татарстан президенты үз чыгышында халыкны спорт белән кызыксындыру кирәклегенә басым ясады. 4 февраль дөньяда Яман шешкә каршы көрәш көне билгеләнә. Бүгенге утырышта бу тема күтәрелмәде диярлек. Миңнеханов, "яман шеш авыруларының артуы проблемы бар, әмма аны тиз генә хәл итеп булмый", дигән сүзләр белән генә чикләнде. Онкологиягә багышланган аерым брифинг Казанда 2 февраль узды. Анда Татарстанда 43 кешенең берсендә яман шеш авыруы бар, дип әйтелде. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, алдагы 20 елда рак белән авыручылар саны 70% артачак.