Чечняда инде өченче ел рәсми рәвештә депортация корбаннарын искә алмыйлар

Грозныйда сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл

Чечня башлыгы сайтында бу көн бөтенләй искә алынмый. Аның каравы Ватанны саклаучылар көне белән котлау бирелгән.

Чечняда инде өченче ел Сталин депортациясе корбаннарын искә алу чаралары рәсми рәвештә уздырылмый. Чечня башлыгы һәм хөкүмәте сайтында бу көн бөтенләй искә алынмый. Шул ук вакытта республика башлыгы Рамзан Кадыйровның халыкны Ватанны саклаучылар көне белән котлавы урын алган.

1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Үзәк Азиягә куылды. Сөргенгә озатылганнарның меңнәрчәсе юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Үзәк Азиягә килеп төшкәч тә аларның бернинди хокуклары булмый. Һәм анда үткән 13 елны чечен һәм ингушлар коточкыч еллар буларак искә ала. Шуңадыр 1957 елның гыйнварында кире кайтырга мөмкинлек бирә торган фәрман кабул ителгәч, дистәләрчә мең чечен һәм ингуш хезмәт урыннарын, милкен ташлап кайтуга таба чыга. Чечняның сөргендәге юлбашчысы Әхмәт Закаев элегрәк әйтүенчә, 90нчы елдагы кечкенә генә ялкын инде 1944 елгы сөргенне дә искә төшерде һәм аннан соңгы килеп чыккан хәлләргә сәбәп булды.

Ләкин Чечняның бүгенге җитәкчелеге Русия рәсмиләрен ачуландырмас өчен хәтта тарихны да сөртеп ташларга риза. Мисал өчен берничә ел элек Чечняда сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне хакимият Грозный үзәгеннән читкә күчерергә булды. Янәсе һава аланыннан килгәндә күренеп кала торган бу һәйкәл Мәскәү кунакларына ошамый икән. Хокук яклаучылар һәм җәмәгатьчелек каршы чыккач, әлеге һәйкәл күчерелмәде, әмма ул койма белән уратып алынган килеш тора.

Ә 2012 елда Рамзан Кадыйров 23 февральдә уза торган Истәлек һәм кайгы көнен үзенең әтисенең, ягъни Чечняның элекке президенты Әхмәт Кадыйровның үлгән көненә – 10 майга күчерде. Моңа каршы булган "Кавказ халыклары ассамблеясы" президенты Руслан Кутаев 2014 елны наркотик саклауда гаепләнеп дүрт елга төрмәгә хөкем ителде.